Качкын төп гомуми белем бирү мәктәбе яңалыклары. Укытучылар көне

2016 елның 7 октябре, җомга

5 нче октябрь көнне мәктәбебездә укытучылар көне билгеләп үтелде. 8 класс укучылары класс җитәкчесе Зиязетдинова Ч.Ф. белән әдәби-музыкаль кичә әзерләгән иде. Кичәне укытучыларга багышланган шигырьләр, 6 һәм 7 класс кызларының җырлавы, 9 класс укучысы Хабетдинова Язиләнең курай моңнары матурлады. Мәктәп директоры Р.С. Мирзаянова котлау сүзләрен юллады. Соңыннан чәчәк бәйләмнәре белән котлау булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International