Актанышта сугышта һәлак булган райондашларны искә алдылар

2016 елның 7 октябре, җомга

6 октябрь көнне Актаныш районы мәдәният йортында  “Хәтер маршы” инициаторы һәм оештыручысы, Казан Кремлендәге Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы мөдире Михаил Черепанов һәм  Казан шәһәренең 38нче  мәктәп укучылары, укытучылары  белән очрашу үткәрелде. Очрашуга әтиләре, бабайлары хәбәрсез югалган актанышлылар  килде.  

“Хәтер маршы”ның мөһим эшләреннән берсе – район үзәкләрендә тантаналы шартларда хәбәр итү кәгазен тапшыру. Бу һәлак булганның туганнарына гына түгел, эзләү эшләрен алып баручыларга да кирәк. Бу көнне  60тан  артык гаилә моңа кадәр фронтта хәбәрсез югалган дип саналып килгән туганнарының үлеме турында хәбәр алды.

Бүген, 7 октябрь көнне Актанышның Җиңү паркында  Михаил Черепанов, Казан шәһәренең 38нче  мәктәп укучылары, укытучылары, Актанышның кадет-интернат мәктәбе укучылары  Бөек Ватан сугышында һәлак булган райондашлар истәлегенә мәңгелек ут янына веноклар һәм чәчәкләр салдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International