"Адай мәдәният йорты" МБУ-се хезмәткәрләре сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга зур әһәмият бирә.
Агымдагы елның 2 июненнән көченә кергән федераль закон нигезендә Федераль салым хезмәте сервисында «Салым туләученең шәхси кабинет» ын ачкан кешеләргә салым туләү кәгазьләре яки башка салым кәгазьләре электрон юл белән генә жибэрелә, ягъни алар кәгазь вариантта һәм почта аша алмыйлар. Физик затлар өчен милек, жир, транспорт салым туләү вакыты 2016 елның 1 декабренә кадәр. Салымнарны салым туләүченең салым сайтындагы шәхси кабинеты аша, дәүләт хезмәтләре порталы аша электрон рәвештә, кредит учреждениеләрендә, почта бүлекчәләрендә түләргә мөмкин.
Октябрь башында, көзнең иң күркәм, ямьле бәйрәмнәренең берсе – Укытучылар көне билгеләп үтелде. 7 сентябрь көнне, Актаныш үзәк балалар китапханәсе, 1 санлы Актаныш урта мәктәбенең 1 “А” сыйныф укучылары белән бергәләп, беренче укытучылары сыйныф укытучысы Диләрә Дугласовнага багышлап, бәйрәм кичәсе уздырдылар.
7 октябрь көнне Актанышта өлкәннәр спартакиадасы узды.
Спартакиаданын максаты - ветераннарны физкультура һәм спортка тарту, сәламәтлекләрен ныгыту һәм көчле спортчыларны билгеләү иде.
Ярышта районның авыл җирлекләре, учреждения, оешма-предприятия ветераннарынның җыелма командалары катнашты. Барлыгы 285 пенсионер көч сынашты.
Оештырылган спорт төрләре: өстәл теннисы, отжимание, чүгәләү (приседание), ату , дартс, җиңел атлетика, канат тарту, йөзү, канат тарту.
Ярыш нәтиҗәләре шәхси һәм команда беренчелеге буенча билгеләнде.
1 урын – Киров авыл җирлеге командасы
2 урын – Иске Байсар авыл җирлеге командасы
3 урын - Актаныш авыл җирлеге командасы
Җинучеләр һәм призерлар яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегенең грамоталары һәм район ветераннар Советының акчалата бүләкләре белән хөрмәтләнделәр.
7 октябрьдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында терлекчелек тармагының 2016 елдагы 9 айлык эшенә йомгаклар ясалды. Чара Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов рәислегендә узды.
Хөрмәтле авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре,
агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре!
Сезне һөнәри бәйрәмегез – Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне белән чын күңелдән котлыйм!
Сез икмәк, яшелчә һәм җиләк-җимеш үстерәсез, сөт һәм ит җитештерәсез, гади генә әйткәндә, яшәеш өчен кирәк булган барлык нәрсә сезнең кул аша уза. Халыкны ел дәвамында көндәлек азык-төлек белән җитәрлек күләмдә тәэмин итү өчен сез хезмәт җитештерүчәнлеген арттырасыз, шул ук вакытта продукциянең сыйфатын да елдан-ел яхшыртырга тырышасыз.
Хезмәт сөючәнлеккә һәм бер-береңә ярдәм итүгә, гаиләдәге һәм балалар тәрбияләүдәге мөнәсәбәтләргә, дуслык, туганлык һәм кунакчыллык хисләренә нигезләнгән, республикабыз авылларында гасырлар буена сакланып килә торган традицияләр тормышка һәм кешеләргә карата аерым бер төрле караш барлыкка китерә. Мондый әхлакый һәм рухи нигез авыл кешеләренә аякларында нык торырга һәм авыр хезмәтләрендә югары уңышларга ирешергә ярдәм итә.
2016 елда республикабыз игенчеләре 4 миллион тоннадан артык бөртекле ашлык җыйдылар. 2 миллион тоннадан артык шикәр чөгендере, 1,2 миллион тонна бәрәңге, 380 мең тонна яшелчә җыеп алу планлаштырыла. Быел югары керемле культуралар – көнбагыш, ашлык кукурузы һәм рапс җитештерү программасы гамәлгә ашырыла башлады. Тупланган тәҗрибә бүген дә, алга таба да зур уңышлар яуларга мөмкинлек бирә.
Татарстан – авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү күләмнәре буенча Россия Федерациясе төбәкләре арасында алдынгыларның берсе. Безнең республика – илебезнең иң “сөтле” субъекты: ел саен – 1,8 миллион тонна сөт, 500 мең тонна диярлек ит җитештерәбез. Терлекләрнең баш санын саклап калу, аларның продуктивлылыгын күтәрү һәм терлекчелек продукциясен җитештерү күләмнәрен арттыру – алдагы чорга куелган мөһим бурычлар.
Республика халкы быел да, узган еллардагы кебек, сезнең фидакарь хезмәтегез нәтиҗәсендә авыл хуҗалыгы продукциясенең төп төрләре белән тулысынча тәэмин ителде. Казан шәһәрендә һәм республика районнарында уздырыла торган авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә катнашучыларның, шулай ук сатып алучыларның да саны елдан-ел арта бара, тәкъдим ителә торган продукциянең ассортименты да киңәя.
Сез төрле милек рәвешләрендәге предприятиеләрдә – гади авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә, эре агрохолдингларда, крестьян-фермер хуҗалыкларында һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларда – эшлисез. Сез барыгыз да авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә дәүләт ярдәме программаларын, киң күләмле инвестиция проектларын гамәлгә ашыруда катнашучылар, сезнең күз алдыгызда агросәнәгать комплексы объектлары төзелә һәм модернизацияләнә, илебезнең азык-төлек иминлеге ныгый.
Кадерле дуслар! Сезгә чын йөрәктән нык сәламәтлек, гаиләгездә тынычлык, Татарстаныбыз һәм илебез иминлеге хакына хезмәтегездә зур уңышларга ирешүезене телим. Сезнең һәрберегез олы рәхмәткә һәм ихтирамга лаек, чөнки сезне, икмәк игүчеләрне, хөрмәт итеп, туендыручылар дип атыйлар. Сезгә, көнне-төнгә ялгап, фидакарь хезмәт итүегез өчен олы рәхмәт хисләремне җиткерәм.
Уй-ниятләрегезне тормышка ашыру, алга куйган максатларыгызга ирешү юлында сезгә һәрчак уңышлар юлдаш булсын!
Бәйрәм белән сезне!
6 нчы октябрьдә район мәдәният йортында Бөек Ватан сугышы мемориал – музее һәм Сугышчан Дан Клубы җитәкчесе М.Ю.Черепанов, Казан шәһәре Яңа Савин районы 38 нче мәктәп укучылары һәм җитәкчеләре Хәтер вахтасы уздырдылар. Аларның төп максаты – районнан сугышка китеп, хәбәрсез югалган дип саналганнарның яуда вафат булуларын, исемнәрен ачыклап, төп документны балаларына яки якын туганнарына тапшыру. Бу чарада мәктәп директоры Газизов Ф.Ф., педагог - организатор Юнысова Г.Г., тарих укытучысы Газизов Г.Ф. катнаштылар.
5 нче сыйныф укучылары мониторинг эшләүләрен дәвам итәләр.Бүген грамоталы уку буенча белемнәрен тикшерделәр