Октябрь башында, көзнең иң күркәм, ямьле бәйрәмнәренең берсе – Укытучылар көне билгеләп үтелде. 7 сентябрь көнне, Актаныш үзәк балалар китапханәсе, 1 санлы Актаныш урта мәктәбенең 1 “А” сыйныф укучылары белән бергәләп, беренче укытучылары сыйныф укытучысы Диләрә Дугласовнага багышлап, бәйрәм кичәсе уздырдылар. Иң элек хөрмәтле укытучыны барыбыз исеменнән дә бәйрәме белән тәбрик иттек, аңа җылы теләкләребезне ирештердек. Кичә барышында укытучыга багышлап электрон презентация күрсәттек. Диләрә Дуглас кызы үз чиратында укытучы хезмәтенең нечкәлекләре белән таныштырды. Үзенең балачагын, мәктәп чорларын сөйләде. Ни өчен укытучы һөнәрен сайлаганлыгы белән уртаклашты. Балаларга үзенең теләкләрен җиткерде. Кичә барышында балаларга мәктәп тормышына кагылышлы кызыклы табышмак - сораулар бирдек. Алар барысына да дөрес һәм җитез җавап бирделәр. Кичәбезнең истәлеге итеп сыйныфка китап бүләк иттек.
.jpg)
.jpg)