"Адай мәдәният йорты" МБУ- се хезмәткәрләре сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга зур әһәмият бирә.Спорт ярышлары, төрле бәйгеләр еш оештырыла.Яшүсмерләр һәм яшьләр төрле түгәрәкләргә йөри, теннис, шашка-шахмат белән шөгыльләнә.Мәдәният хезмәткәрләре үзләре дә ярышларда, район күләмендә оештырылган спартакиадаларда теләп катнаша.Күптән түгел үткәрелгән "Милләтләр кроссы"нда да катнаштылар.