ЯҢАЛЫКЛАР


11
октябрь, 2016 ел
сишәмбе

8 нче октябрь көнне Меңнәр мәктәбе укучылары авыл мәдәният йортында Өлкәннәр көненә багышланган концерт куйдылар. 

9 нчы сыйныф укучылары математика фәненнән имтихан биреп карадылар.


10
октябрь, 2016 ел
дүшәмбе

Тыңламас авылы җәмәгатъ үзәгендә өлкәннәр хөрмәтенә мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән "тормыш матурлыгы өлкәннәрдә" исемле тематик кичә үткәрелде. Кичә җырлар, кызыклы чыгышлар белән үрелеп барды. 2016 ел- Россия киносы елы уңаеннан өлкәннәргә Тыңламас авылы тарихына багышланган видеоязма күрсәтелде.

5 октябрь көнне Адай авылында өлкәннәр хөрмәтенә бәйрәм үткәрелде.

"Актанышым җәүһәрләре" фестивале

6 октябрь көнне СХТ  китапханәсендә  "Уңган куллар"  клубынын  чираттагы  "Матурлык иҗат итү" дип исемләнгән дәресләре узды

10 октябрь район мәдәният йортында өлкәннәр көненә багышланган "Актанышым җәүһәрләре" дигән фестиваль үткәрелде.

13-16 октябрьдә Актаныш муниципаль районында VIII авыл яшьләре Форумы үтәчәк. Әлеге форум кысаларында кызыклы темаларга түгәрәк өстәлләр,  спорт ярышлары, шулай ук туристик чаралар һәм күңел ачу программалары да уздырылачак. Аларны район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге белгечләре һәм  “Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе” яшьләр иҗтимагый оешмасының актвистлары оештырачак. 

Өлкәннәр декадасы кысаларында, Уразай авыл китапханәсе мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә "Хөрмәтебез, сезгә, өлкәннәр!" дигән кичә үткәрде.Кичә барышында өлкәннәрне хөрмәтләп җылы сүзләр,җырлар яңгырады.Сәхнә ветераныбыз Кадрия Саматованың авылдашларына багышлап язган шигыре бәйрәмгә тагын да ямь өстәде. Өлкәннәребез бер-берсе белән аралашып  яшьлек җырларын искә төшерде. Китапханәдә шулайс  ук алар өчен китап күргәзмәсе төзеп куелды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International