Өлкәннәр декадасы кысаларында, Уразай авыл китапханәсе мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә "Хөрмәтебез, сезгә, өлкәннәр!" дигән кичә үткәрде.Кичә барышында өлкәннәрне хөрмәтләп җылы сүзләр,җырлар яңгырады.Сәхнә ветераныбыз Кадрия Саматованың авылдашларына багышлап язган шигыре бәйрәмгә тагын да ямь өстәде. Өлкәннәребез бер-берсе белән аралашып яшьлек җырларын искә төшерде. Китапханәдә шулайс ук алар өчен китап күргәзмәсе төзеп куелды.