8 нче октябрь көнне Меңнәр мәктәбе укучылары мәдәният йортында Өлкәннәр көненә багышланган концерт куйдылар. Алар үзләренең бу чыгышларында өлкән буын кешеләрен хөрмәт итүләрен белдерделәр. Җырлар, шигырьләр, төрле мәзәкләр, биюләр тамашачыларга бик ошады. Алар укучыларның чыгышларын көчле алкышлар белән озаттылар. Концерт бик күңелле булды.