Тыңламас авылы җәмәгатъ үзәгендә өлкәннәр хөрмәтенә мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән "тормыш матурлыгы өлкәннәрдә" исемле тематик кичә үткәрелде. Кичә җырлар, кызыклы чыгышлар белән үрелеп барды. 2016 ел- Россия киносы елы уңаеннан өлкәннәргә Тыңламас авылы тарихына багышланган видеоязма күрсәтелде.