10 октябрь район мәдәният йортында өлкәннәр көненә багышланган "Актанышым җәүһәрләре" дигән фестиваль үткәрелде. Үзәк китапханә район мәдәният йортының вестибюлендә "Һәркемнең үз каләме" исемле китап күргәзмәсе эшләде. Анда районыбызда яшәп иҗат итүче язучыларыбыз, үзешчән композиторларыбызның китаплары тупланган иде. Вестибюльдәге халыкка шушы күргәзмәдәге китапларга китап күзәтү ясалды.
