Иң көчле, җитез өлкәннәр Киров авылында яши

2016 елның 10 октябре, дүшәмбе

7 октябрь көнне Актанышта  өлкәннәр спартакиадасы  узды.

 

Спартакиаданын максаты - ветераннарны физкультура һәм спортка тарту, сәламәтлекләрен ныгыту һәм көчле спортчыларны билгеләү иде.

Ярышта районның авыл җирлекләре, учреждения, оешма-предприятия ветераннарынның җыелма командалары катнашты. Барлыгы 285 пенсионер көч сынашты. 

 

Оештырылган спорт төрләре: өстәл теннисы, отжимание, чүгәләү (приседание), ату , дартс, җиңел атлетика, канат тарту, йөзү, канат тарту.

Ярыш нәтиҗәләре шәхси һәм команда беренчелеге буенча билгеләнде.

 

1 урын – Киров  авыл җирлеге командасы

2 урын – Иске Байсар  авыл җирлеге командасы

3 урын  - Актаныш авыл җирлеге командасы

 

Җинучеләр һәм призерлар  яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегенең грамоталары һәм  район ветераннар Советының акчалата  бүләкләре  белән хөрмәтләнделәр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International