5 нче октябрь көнне Иске Сәфәр авылының өлкәннәре өчен "Сезнең белән тормыш ямьлерәк" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Мәдәният хезмәткәрләре өлкәннәр белән кызыклы уеннар, тәбрикләүләр,баянга җырлар, Ф.Мәфрүзәнең иҗат иткән шигырьләрен тыңлап, табын артында матур итеп бәйрәм кичәсен үткәрделәр. Өлкәннәребез бәйрәмнән зур канәгатьләнү хисләре белән таралыштылар.