"Яшәгез сез, мәңге яшь булып!" исемле очрашу кичә.

2016 елның 6 октябре, пәнҗешәмбе

6 октябрь көнне үзәк китапханәнең уку залында өлкәннәргә багышланган "Яшәгез сез, мәңге яшь булып!" исемле очрашу-кичә үткәрелде. Бу чарага үзәк китапханәдә күп еллар дәвамендә эшләп, лаеклы ялга чыккан өлкәннәребез Флүдә апа Гимадиева, Илфира апа Әһлетдинова, Ләйлә апа Айбашева чакырылдылар. Чарада өлкәннәргә багышланган электрон презентация күрсәтелде. Өлкәннәр үз чиратында  үзләренең тормыш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, яшьләргә үзләренең киңәшләрен бирделәр.  "Шигъри гөләндәм" дә укчылар һәм үзәк китапханә хезмәткәрләре үзләренең яраткан  шигырьләрен укыдылар. Укучыларга викторина сораулары тәкъдим ителде. "Кадерле булып яшисе килеп, яшик!" исемле китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. Халыкка хезмәт күрсәтү бүлеге җитәкчесе Гайнанова Ф.З. катнашучыларга үзенең рәхмәтен җиткерде. Мәктәп укучылары китапханәгә язылып матур әдәбият алып киттеләр.

       

  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International