Актанышта "Хәтер маршы" үтте

2016 елның 7 октябре, җомга

“Соңгы сугышчының гәүдәсе табылмыйча, сугыш тәмамланды дип тынычланырга хакыбыз юк”,  – дигән гыйбарә һәркемгә таныш.  Сугыш беткәнгә  71 ел узса да, һаман да кайда һәлак булуы ачыкланмаган, гәүдәсе табылмаган сугышчыларның исәбе-хисабы юк. Дәһшәтле сугыш   узган җирләрдә хәбәрсез югалганнарны табу максатыннан казу-эзләнү эшләре тукталмый. Республикабызда үз теләге белән тарихи яктан  роле зур булган әлеге юнәлешне сайлаган  отрядлар булдырылган. Ватанпәрвәрләр туган ил алдында патриотик эш башкара.

6 октябрь көнне Актаныш районы мәдәният йортында  “Хәтер маршы” инициаторы һәм оештыручысы, Казан Кремлендәге Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы мөдире Михаил Черепанов һәм  Казан шәһәренең 38нче  мәктәп укучылары, укытучылары  белән очрашу үткәрелде. Очрашуга әтиләре, бабайлары хәбәрсез югалган актанышлылар  килде.  

Бу көнне  60тан  артык гаилә моңа кадәр фронтта хәбәрсез югалган дип саналып килгән туганнарының үлеме турында хәбәр алды.

 

Бүген җиде дистә елдан соң  тарих кайбер серләрен ача. Әле тагын күпме ул серләр! Иң мөһиме, онытылмасын иде беркем дә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International