Киров авыл китапханәсе яңалыклары

2016 елның 5 октябре, чәршәмбе

Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан Киров авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре Пучы авылы картлар йортында булдылар. Әлеге очрашуда Киров авыл китапханәчесе дә катнашты. Анда өлкәннәргә багышланган шигырьләр укыдык, җыр-биюләр бүләк иттек. Йөри алмаган әби-бабайларның бүлмәләрендә булып, аларның хәлләрен белдек, аларга китаплар укыдык. Бер җылы сүзгә мохтаҗ әлеге өлкәннәр безне, зур рәхмәтләр әйтеп, озатып калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International