ЯҢАЛЫКЛАР


15
апрель, 2024 ел
дүшәмбе

Бүген хакимияттә район башкарма комитет җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Лиана Сираева һәм профсоюз оешмасы җитәкчесе Айгөл Галимҗанова җитәкчелегендә Актаныш районы дәүләт учреждениеләре һәм җәмәгать хезмәте күрсәтү хезмәткәрләре профсоюз оешмасы вәкилләре белән очрашу узды

Россия Президенты тарафыннан «Милли түләү системасы турында» Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында 2023 елның 24 июлендәге 369-ФЗ номерлы Федераль законга кул куелды


13
апрель, 2024 ел
шимбә

Әлеге, зур, өч дистә еллык тарихка ия мәртәбәле ярышта 107 яшь көрәшчебез көч сынады

12 апрель көнне район мәдәният үзәгендә авыл үзешчәннәре сәнгать коллективлары смотрының йомгаклау концерты узды. 

Татарстан шахмат мәктәбенә нигез салучыларның берсе Наил Мөхәммәтҗанов истәлегенә багышлап, бүген Актанышта ундүртенче тапкыр авыл районнары командалары арасында шахмат турниры старт алды


12
апрель, 2024 ел
җомга

Консультация - Татарстан Республикасы территориясендә метеорология күренешләренең интенсивлыгы турында кисәтү

Хөрмәтле гражданнар! Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча түбәндәгеләр керде:

Консультация - метеорология күренешләренең интенсивлыгы турында кисәтү

05 сәгатьтән. 18 сәгатькә кадәр. 2024 елның 13 апрел

Көндез һәм кич Татарстан Республикасы территориясендә  урыны белән  түбәндәгеләр көтелә.

Җил көчәйгәндә:

1. Биналардан чыгуны чикләргә. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.

2. Әгәр көчле җил сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яисә биналарның подъездларында яшеренергә киңәш итәбез. Көчле җилдән йортларның стеналары янында качып торырга кирәкми, чөнки түбәдән шиферның һәм башка түбә ябу материалларның төшүе мөмкин. Бу шулай ук җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да кагыла.

3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк.

4. Зур агачлар янында булырга, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый - җил өзгән ботаклар зур куркыныч тудыра.  

5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.

6. Өске катларның тәрәзәләреннән төшкән ватык пыялалар, шулай ук түбә элементлары куркыныч тудыра. Төзелеп килүче яки ремонтлана торган биналар янында мондый куркыныч арта.

7. Йортларның барлык тәрәзәләрен дә тыгыз итеп ябарга, балконнардан тышка коелырга мөмкин булган предметларны алып куярга кирәк.

8. Торак яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.

Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "Ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.

https://16.mchs.gov.ru/deyatelnost/press-centr/operativnaya-informaciya/5253491



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International