Айгөл Галимҗанова: безнең уртак эшебез төп профсоюз кыйммәтләренә - бердәмлеккә, теләктәшлеккә, гаделлеккә ирешергә ярдәм итәр дип ышанам

2024 елның 15 апреле, дүшәмбе

Бүген хакимияттә район башкарма комитет җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Лиана Сираева һәм профсоюз оешмасы җитәкчесе Айгөл Галимҗанова җитәкчелегендә Актаныш районы дәүләт учреждениеләре һәм җәмәгать хезмәте күрсәтү хезмәткәрләре профсоюз оешмасы вәкилләре белән очрашу узды. 

Беренчел оешмалар комитетлары һәм профактив хезмәткәрләрнең мөрәҗәгатьләре, хатлары, сораулары һәм белдерүләре белән эш алып бара. 2023 ел нәтиҗәләре буенча оешмаларның 23 хезмәткәре үзләренең беренчел профсоюз оешмаларына мөрәҗәгать иткән, барлык мөрәҗәгатьләр дә уңай хәл ителгән.

Иң әүвәл шифаханә-курорт сәламәтләндерү юлламаларын сатып алу мәсьәләләре күтәрелә. 

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Яшьләр министрлыгы, Спорт министрлыгы карамагындагы учреждениеләр хезмәткәрләрен санитар-курорт дәвалау белән тәэмин итү буенча эш башкарылды. Бу пилот проекты буенча, барлык критерийлар буенча килгән профсоюз әгъзасына 25 мең сумлык сертификат бирелә.

Әлеге проект буенча Татарстан шифаханәләрендә профсоюзның 24 әгъзасы ял итте һәм сәламәтлекләрен яхшыртты.

Шулай ук, муниципаль хезмәткәрләр яңа программа буенча, шифаханәдә юллама алсалар, 10000 сумнан һәм аннан да күбрәк компенсация ала ала. Бу мөмкинлектән 2022 елда 2 муниципаль хезмәткәр файдаланган һәм юллама бәясен арзанайткан, 2023 елда әлеге программа буенча 6 кеше файдаланган.

Шулай ук профсоюзның 8 әгъзасы (шулай ук аларның гаилә әгъзалары яки туганнары) ташламалы бәяләр буенча юлламалардан файдаланган.

Сөләшү барышында иң актив профсоюз әгъзаларын бүләкләп киттеләр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International