Актанышта Татарстан, Башкортостан һәм Мари иленнән 200 шахматчы җыелды

2024 елның 13 апреле, шимбә

Татарстан шахмат мәктәбенә нигез салучыларның берсе Наил Мөхәммәтҗанов истәлегенә багышлап, бүген Актанышта ундүртенче тапкыр авыл районнары командалары арасында шахмат турниры старт алды.

Күркәм традициягә әверелеп киткән ярышларда Татарстан, Башкортстан һәм Мари Элдан килгән 200гә якын шахматчы көч сынаячак.

Ярышларны тантаналы рәвештә район башлыгы Ленар Зарипов ачып җибәрде. Шахматчыларны сәламләп, уңышлар теләде ул. "Благодарение" фонды җитәкчесе, район шахмат спорты федерациясе рәисе Фәрит Салихов, данлыклы шахматчы Наил Мөхәммәтҗановның истәлеген хөрмәт итеп килгән барлык шахматчыларга да ихластан рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Турнир 2 көн дәвамында барачак. Җиңүчеләрне бергәләп иртәгә билгеләрбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International