Бүген хакимияттә район башлыгы Ленар Зарипов рәислегендә хокук бозуларны профилактикалау буенча ведомствоара комиссиянең утырышы узды.
Агымдагы елның 3 аенда Актаныш районында 91 җинаять теркәлгән (узган елның шушы чорында 63 булган ул). Аларның саллы өлеше дистанцион хокук бозулар, ягъни интернет һәм телефон аша мошенниклык гамәлләре кылу.
.jpg)
Сер түгел, күп кенә җинаятьләр исерткеч эчемлек куллану нәтиҗәсендә кылына. Аларның саны - 18 (2023 елда - 15). Исерек хәлдә руль артына утыручыларның саны да, җәзасы ничек кенә катгыйланмасын - кимеми. 2024 ел башыннан 13 райондашыбыз җәяүлеләр сафын тулыландырган. Арада, җинаятьне кабаттан кылучылар да бар.
Ел башыннан 133 чит ил гражданы миграцион исәпкә куелган. Узган ел аларның саны 63 кенә булган. Район башлыгы бу мәсьәләгә аеруча игътибар бирү зарурлыгын ассызыклады. Райондашларыбыз арасында да "резин фатир" тоткан бик "кунакчыл" кешеләр бар. Алар бүгенге көндә хокук саклау органнарының күз уңында тора.