"Батыр" спорт сараенда район башлыгы призына көрәш турниры узды. Әлеге, зур, өч дистә еллык тарихка ия мәртәбәле ярышта 107 яшь көрәшчебез көч сынады. Турнир 14 үлчәм авырлыгында үткәрелә.
Ярышны тантаналы рәвештә район башлыгы Ленар Зарипов ачып җибәрде. Яшь көрәшчеләрне сәламләп, уңышлар теләде ул.
"Районыбызның элекке җитәкчесе, "Сетевая компания" генераль директоры Илшат Фәрдиев нигез салган турнир елдан-ел сакланып, бик күп данлыклы көрәшчеләребезгә зур җиңүләргә юл салды. Аңа ихлас күңелдән рәхмәт әйтәсе килә. Тормыш - үзе көрәш. Анда җиңүче булыр өчен көчле, акыллы, чиста күңелле булырга кирәк. Хөрмәтле көрәшчеләребез, сезгә ихлас күңелдән уңышлар телим. Тренерларга ихластан рәхмәт сүзләре җиткерәсе килә. Яшьләребезгә маяк булып тора алар!" Район башлыгы Кубогына көрәш турнирының җиңүчеләре: Төп гомуми белем бирү мәктәпләре арасында: 3 урын - Яңа Әлем 2 урын - Богады 1 урын - Тат. Ямалы. Урта мәктәпләр арасында: 3 урын - кадет мәктәбе 2 урын - Пучы 1 урын - АСОШ 1