Район башлыгы Ленар Зарипов махсус хәрби операциядә катнашкан райондашларыбызның якыннары, туганнары белән очрашты

2024 елның 11 апреле, пәнҗешәмбе

Район башлыгы Ленар Зарипов махсус хәрби операциядә катнашкан райондашларыбызның якыннары, туганнары белән очрашты.

Сораулар күп җыелган. Якыннарын эзләп хәрби частьләргә хәбәргә чыгуда ярдәм сорап, һаләк булганнарны дин кушканча җирләү буенча да мөрәҗәгатьләр керде. Шулай ук түләүләр, дәвалауда ярдәм күрсәтү буенча да сораулар булды.

Егетләргә ярдәм йөзеннән махсус фонд булдыру тәкъдиме дә көн кадагына куелды. Һәр сорау һәм мөрәҗәгать теркәлеп барылды. Сер түгел, күбесенә кырт кисеп җавап бирерлек тә түгел. Әмма бер сорау да җавапсыз калмаячак. Иң мөһиме - бердәмлек. Бергә һәм бердәм булганда таулар күчерергә була.

Сөйләшү барышында шулай ук, тиздән юлга кузгалачак чираттагы гуманитар йөк буенча да сораулар булды. Бүгенге көндә зур әзерлек бара. Битараф булмаган райондашларыбыз тарафыннан шактый ярдәм җыелган. Башлап йөрүче кызларыбызга, шәхсән Гөлинәгә, барлык райондашларга рәхмәт. Юк бар белән күңелне төшерергә кирәкми. Бүген иң мөһиме, әйткәнемчә, бердәмлек. Хаклык безнең якта, җиңү дә безнеке булачак!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International