Ленар Зарипов: Бүген без Актаныш культурасының культурасы барлыгына тагын бер кат инандык!

2024 елның 13 апреле, шимбә

12 апрель көнне район мәдәният йортында авыл үзешчәннәре сәнгать коллективлары смотрының йомгаклау концерты узды. 

Гаилә елы химаясендә узган быелгы смотрларда 63 авыл, 1000 нән артык үзешчән артистларыбыз катнашты, жюри әгъзалары тарафыннан 300 дән артык номер каралды. 

Йомгаклау концерты "Тарихи бишек" этнографик күргәзмә белән башланып китте. авыл ьирлеклщре бу өлкәдә бик зур тырышлык куйган. Бишекләрнең ниндие генә юк иде. Һәрберсенең үз тарихы, буыннан буынга сакланып килгән данлыклы үткәне бар иде. 

 "Тарихи бишек" этнографик күргәзмәдә Зөбәер һәм Иске Сәфәр мәдәният йортлары 1 нче урынны яулады. Кәзкәй, Богады, Байсар - 2 нче урында. Иске Кормаш, Теләкәй, Уразай - 3 нче урынга ия булдылар.

 

Авыл үзешчәннәре сәнгать коллективлары смотрының нәтиҗәләре:

3 урын - Аккүз һәм Әтәс авыллары үзешчәннәре

2 урын - Яңа Әлем, Иске Богады, Кәзкәй авыллары үзешчәннәре.

1 урын - Киров һәм Иске Кормаш авыллары үзешчәннәре.

 

Пучы авылы мәдәният йорты коллективы иң зур хөрмәткә - Гран-прига ия булды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International