ЯҢАЛЫКЛАР


23
октябрь, 2018 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы "ЭКОлидер" республика конкурсында катнашу өчен заявкалар кабул итүне дәвам итә. Катнашу өчен табигатьне сакларга өйрәтү бурычын үз өстенә алган иң экологияле предприятиеләр, белем бирү йортлары, җәмәгать эшендә катнашучылар, әйләнә-тирә мохит проблемаларына битараф булмаган кешеләр һәм, әлбәттә инде, ел дәвамында Татарстан Экоминистрлыгы инспекторларының чын ярдәмчеләренә әверелгән журналистлар чакырыла.


22
октябрь, 2018 ел
дүшәмбе

Альберт Индәриф улы Тимиров район Советының аппарат җитәкчесе итеп билгеләнде. Бу хакта бүген эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә район башкарма комитеты җитәкчесе Илфак Бариев хәбәр итте.

 Исегезгә төшерәбез, әлегә кадәр район Советы аппараты җитәкчесе булып эшләгән Айрат Кәрамов район башлыгы Энгель Фәттаховның ярдәмчесе булып эшли башлады.

22 октябрь  көнне Актаныш муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе  Илфак Бариев район башкарма комитеты бүлек җитәкчеләре белән атналык киңәшмә үткәрде. Чара барышында үткән атнага йомгак ясалды, агымдагы сораулар каралды, киләчәккә планнар билгеләнде.

18 октябрь көнне Актаныш балалар китапханәсе Татарстанда Толстой елы уңаеннан «Я вновь открываю Л.Толстого» дип исемләнгән әдәби дәрес уздырды. Бу дәрестә Актаныш урта мәктәбенең 1 “А” сыйныф укучылары (сыйныф җитәкчесе Шәкүрова Ф.Т.) катнашты. Балалар бөек рус язучысы Л.Н.Толстойның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар. Л.Н. Толстой узе укытучы буларак язган табышмакларга җаваплар эзләделәр, дуслык, кыюлык турында мәкальләрен һәм әйтемнәрен искә төшерделәр. Укучылар язучының әкиятләрен бик яратып тыңладылар.

Чарага Актаныш районы балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге өлкән инспекторы, өлкән лейтенант Н.З.Сәлахова, полиция участок вәкиле Ю.Х.Латыпов, үзәк хастахәнәдән табиб-нарколог И.Х.Зәкиев, яшүсмерләр белән эшләүче табиб Л.С.Минхуҗин, гомерен балалар укытуга багышлаган, үрнәк гаиләдән булган психолог Ф.З.Шәйгәрданова, “Гамбәрия” мәчетеннән хәзрәт  Н.М.Хөсәенов, китапханә дтиректоры Л.Җ.Шәмсунова чакырылды.

V-VIII сыйныф укучылары өчен  “Бүләк” аланында  "Көзге бал" бәйрәме  узды. Барлык класслар да зур әзерлек күрсәтте. Бәйрәмне  бик тә күңелле һәм эчтәлекле итеп  VI б класс укучылары (класс җитәкчеләре  Вәлиева Р.Ф. һәм тәрбиячеләре Хөсәинов Л.Н.)  оештырды.

VIа сыйныф укучысы  Мирзагалиева Ильгина “Сөмбелә -2018” җиңүчесе булды.

Номинацияләрдә җиңүчеләр.

“Иң сөйкемле” - Галимянова Ясмин  (Vа сыйныф укучысы);

 

“Иң тыйнак” - Габдрахманова Элиана  (Vб сыйныф укучысы);

 

 “Иң уңган” - Галимянова Илнара (VIIа сыйныф укучысы);

 

 “Иң зирәк” - Юнысова Рания  (VIIб сыйныф укучысы);

 

 “Иң җитез” - Фәйзуллина Айгөл  (VIIIа сыйныф укучысы);

 

  “Иң талантлы” - Абдуллина Алия (VIIIб сыйныф укучысы).

Үзегезне кызыксындырган сорауларны 22-23 октябрьдә 10.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр 8-927-037-91-10 номеры буенча шалтыратып бирергә була. Башка көннәрдә сорауларны WhatsApp мессенджеры аша юлларга мөмкин.

Татарстанда республика министрлыкларының 2019 елга төп максатлары һәм эш күрсәткечләре өчен ачык онлайн-тавыш бирү башланды.

Әлеге тавыш бирү дәүләт хакимияте башкарма органнарының эш максатларын һәм бурычларын халык катнашында формалаштыру һәм аларның үтәлешен контрольдә тоту максатыннан үткәрелә. Нәтиҗәдә, һәр министрлык өчен 2019 елга 5-7 өстенлекле бурыч билгеләнәчәк.

Татарстанда 18 ноябрьдә үзара салым турында 800дән артык референдум узачак. Халык территориаль сайлау комиссияләре 2019 елга тәкъдим иткән үзара салым күләме өчен тавыш бирәчәк. 

Татарстанда үзара салым 2013 елдан бирле гамәлгә кертелде.

Актаныш районында да 18 ноябрьдә үзара салым турында референдум үтәчәк. Тавыш бирү  7.00-20.00 сәгатьләрдә.  Үзара салым күләмен  һәр җирлек үзе билгели. Башка еллардагы кебек үк, аның һәр бер сумына дәүләт  тарафыннан дүрт сум өстәлә.

 

Конкурс   номинацияләре: «Иң яхшы икътисадчы», «Иң яхшы бухгалтер», «Иң яхшы инженер», «Иң яхшы зоотехник», «Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Татарстан Республикасы муниципаль районындагы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең иң яхшы зоотехнигы», «Татарстан Республикасы муниципаль районындагы селекция-нәсел хезмәтенең иң яхшы башлыгы», «Иң яхшы ветеринария табибы», «Иң яхшы агроном», «Иң яхшы кадрлар хезмәткәре» һәм «АПКда хезмәтне саклау буенча иң яхшы белгеч».


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International