23 октябрьдә 8.00-12.00 сәгатьләрдә Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җир законнарын бозу мәсьәләләре буенча «Бердәм кайнар элемтә көне» үткәрә.
1998 елның 27 маендагы 76 санлы «Хәрби хезмәткәрләр статусы турында " федераль закон нигезендә, хәрби хезмәткә чакырылган гражданнар тарафыннан түбәндәге гарантияләр каралган.
Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте оешуга 10 ел тулу уңаеннан, Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсендә дәүләт хезмәткәрләре бүләкләнде.
20 октябрьдән Актанышта көзге чистарту, коелган яфракларны җыю, чәчкәлекләрдәге чәчкәләрне алып, түтәлләрне казу, язга әзерләп калдыру өмәләре башланды. Оешма-предприятие, мәктәп, балалар бакчасы тирәләре, янбакчалар, чәчкәлекләр, парклар чистартылды.
19 октябрь көнне Актанышның 2 нче мәктәбендә мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре белән үткән киңәшмәдә мөһим сораулар каралды.
Киңәшмәне район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева алып барды. Киңәшмә эшендә, фикер алышуларда район мәгариф идарәсе җитәкчесе Нәфисә Шәфыйкова һәм мәктәп директорлары катнашты.
Бүген – 19 октябрь көнне Актаныш авылы зиратында көзге өмә узды. Корыган агачлар, куак-куралар киселде, корган үләннәр, коелган яфраклар , чүп-чар җыелды. Өмәне оештыручылар изге эштә катнашкан һәркемгә, һәр оешмага рәхмәтле.
18 октябрь көнне Башкортстанның Чишмә районындагы “Алкино-2” хәрби шәһәрчегендә - 12 нче санлы гвардия инженер-саперлык бригадасында Татар ашлары көне үткәрелде.
Мобилизация эшләре буенча район башкарма комитет җитәкчесе ярдәмчесе Нәсим Заһертдинов, район хәрби комиссары Ленар Әхмәтҗанов һәм район мәдәният хезмәткәрләре, журналистлар “Алкино-2” хәрби шәһәрчектә булып, Татар ашлары көне үткәрделәр.
Закон проекты түбәндәгеләрне тәкъдим итә:
-ана капиталына сертификат бирүгә гаризалар кабул итү датасыннан кыскартырга,ул 1 айдан 15 көнгә кадәр өчендә кабул ителергә тиеш;
- РФ Пенсия фонды территориаль органнарының тиешле запросларын компетентлы органнары тарафыннан карау вакытын 14тән 5 көнгә кадәр киметү. Дәүләт Думасы депутаты, икътисад сәясәте, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина болай дип шәрехләде: «Без ана капиталына сертификат бирү турында Карар кабул итү вакытын кыскартабыз, бюрократик киртәләрне киметүгә омтылабыз. Бала туган гаилә, мөгаен, бу акчаларны яхшы итеп файдалану мөмкинлеген алачак».
Татарстан Республикасында төрле мессенджерларда хәбәр җибәрү юлы белән мошенниклык очраклары теркәлгән. Хатын-кызлар тавышы пенсионерларга Пенсия фондыннан 720 сум күләмендә акча түләргә вәгъдә итә. Шулай ук гаризаны тиз арада — 1 ноябрьгә кадәр шәхсән Пенсия фонды органнарында тапшырырга кирәк, дип хәбәр итә. Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге пенсионерларга бернинди өстәмә түләү дә көтелми, дип кисәтә.
Татарстан Росреестры искәртә, 2018 елның 4 августыннан Россия Федерациясенең шәһәр төзелеше кодексына һәм кайбер закон актларына үзгәрешләр кертелде. Хәзер, шәхси торак йортлар төзелешенә рөхсәтләрнең гамәлдән чыгарылуына бәйле рәвештә, гражданнарга җирле үзидарә органына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Өстәвенә, моны ике тапкыр эшләргә кирәк булачак: төзелеш яки реконструкция башланыр алдыннан, шулай ук аларны тәмамлаганнан соң. Моннан тыш, күрсәтелгән органга үз участогында бакча йортын торгызучыларга да мөрәҗәгать итәргә туры киләчәк.