ЯҢАЛЫКЛАР


19
октябрь, 2018 ел
җомга

Дәүләт Думасы депутаты, икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина закон проекты белән кертелгән үзгәрешләрне шәрехләде: «Бүген пассажирлар самолетка кире кайтарылмый торган билетның тулы бәясен бары тик Һава кодексы белән билгеләнгән кайбер очракларда гына кире кайтара ала. Мисалга, авиакомпания гаебе белән рейс кичектерелсә, яисә, пассажир, аның гаилә әгъзалары сәламәтлегенә бәйле хәл килеп туган очракта. Яңа кабул ителгән закон якыннары авырган очракта, тәгаенләп әйткәндә – бала авырган очракта, ул очарга тиеш булмаса да, билет бәясен тулысынча кайтарырга мөмкинлек бирә”.

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе чыгара торган «Күчемсез милек хәбәрләре» журналының яңа саны дөнья күрде. Бу чыгарылыш Татарстан Росреестрның 10 еллыгына багышлап һәм "Сез сорадыгыз  – Без җавап бирәбез!» дигән форматта әзерләнгән. 


18
октябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Хөрмәтле актанышлылар!

Елдагыча, яфраклар коелып, чәчәкләр корыгач, Актанышыбызда бакчаларны, ихата яны территорияләрен чистарту өмәсе оештырыла. Быел исә, шундый зур өмә - 20 октябрь – шимбә көнгә билгеләнде. Хөрмәтле авылдашлар, барыгызны да игелекле гамәл кылырга- көзге өмәгә, җирлегебезне ямьләндерү, чистарту эшендә актив катнашырга чакырабыз.

Ел саен яз-көз айларында җирлегебездә авылыбыз халкы көче белән чистарту һәм төзекләндерү, агач утырту өмәләре үткәрелә. Октябрь ае дәвамында Комсомол урамы буенча Актанышның 2 нче мәктәбе, «Алтынчәч» һәм «Әтәчкәй» балалар бакчалары артларына, аскы Актанышка төшкәндә тау битенә, яна урнаштырылган балалар спорт мәйданчыгы каршына «Актаныш каты көнкүреш калдыклары полигоны» муниципаль унитар предприятиясе коллективы 170 төп чыршы үсентеләре утыртты.

2018 елның 7 ноябрендә 9. 00 сәгатьтән башлап 12.00 сәгатькә кадәр Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсендә түбәндәге адрес буенча гражданнарны уртак кабул итү узачак: Казан шәһәре, Зур Кызыл урамы, 39 йорт. Тикшерү идарәсе җитәкчесе Павел Николаев һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Марат Садыков медицина ярдәмен күрсәтүнең сыйфаты һәм аның һәркем өчен мөмкин булуы мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итәчәкләр.

Уртак кабул итүгә язылу 2018 елның 29 октябренә кадәр (843) 221-74-14 телефоны буенча башкарылачак.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Татарстан Республикасы Бишенче чакырылыш Дәүләт Советының 42нче утырышында катнаша. Көн тәртибендә 33 мәсьәлә карала. Көн тәртибе проекты ТР Дәүләт Советының рәсми сайтында.


17
октябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Бүген – 20 октябрь көнне район хакимият бинасының утырышлар залында өмә үткәрү һәм район территориясендә оешма-предприятиеләргә беркетелгән урыннарны тәгаенләү һәм эш тәртибен билгеләү буенча киңәшмә узды. Киңәшмәне Актаныш район башкарма комитеты җитәкчесе Илфак Шамил улы Бариев алып барды.

16 октябрь көнне районда мәгариф бирү өлкәсендәге системалы эшчәнлекне яхшырту буенча Актаныш технологиу техникум базасында семинар узды.

Актаныш район мәгариф идарәсе җитәкчесе итеп, Азнакай мәгариф идарәсе җитәкчесенең тәрбия эшләре буенча урынбасары булып эшләгән Нәфисә Рим кызы Шәфыйкова билгеләнде.

2018 елның  26 - 27 октябрендә “2014-2020 елларга Татарстан Республикасы авыл яшьләре” ярдәмче программасын гамәлгә ашыру кысаларында “Татарстан Республикасының аграр яшьләр берләшмәсе” ТИА, Татарстан Републикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы  Яшьләр эшләре  министрлыгы  белән берлектә, Татарстан Республикасы АПКсының яшь хезмәткәрләре арасында    “Һөнәре буенча иң яхшы” һөнәри осталык конкурсын үткәрә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International