Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Татарстан Республикасы Бишенче чакырылыш Дәүләт Советының 42нче утырышында катнаша. Көн тәртибендә 33 мәсьәлә карала. Көн тәртибе проекты ТР Дәүләт Советының рәсми сайтында.
Көн тәртибендә, өченче мәсьәлә буларак, халык депутатлары беренче укылышта "2019 елга һәм 2020-2021 елларның план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында"гы закон проектын тикшерәчәкләр.
Татарстанның киләсе елга фаразланган бюджет кереме - 228 млрд сум, чыгымнар 232 млрд сумнан артык күләмдә булачак. Республика казнасы кытлыгы 4 млрд 151 млн сумнан артып китмәскә тиеш, дип ниятләнә.
Беренче укылышта шулай ук "Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында” закон проектын тикшерү дә планлаштырылган. Утырышта Татарстан законнарының кайбер маддәләренә карата кертелгән үзгәрешләр турында да сөйләшү булачак.