«Күчемсез милек хәбәрләре»нең чираттагы саны чыкты

2018 елның 19 октябре, җомга

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе чыгара торган «Күчемсез милек хәбәрләре» журналының яңа саны дөнья күрде. Бу чыгарылыш Татарстан Росреестрның 10 еллыгына багышлап һәм "Сез сорадыгыз  – Без җавап бирәбез!» дигән форматта әзерләнгән. Бу санда без күчемсез милеккә хокукларны рәсмиләштерү процессында катнашучы максималь сандагы оешма һәм ведомстволар җәлеп итәргә тырыштык. Шулай итеп, журнал материалларында, сез балигъ булмаганнар катнашында килешү ясауга ничек рөхсәт алырга, җир кишәрлеген законлы нигезләрдә ничек арттырырга, ничек аресттан төшерергә, ничек рәсмиләштерергә, күчемсез милек буенча яңа кагыйдәләр һәм башка бик күп нәрсәләр турында белерсез.

Физик затларга салым салу турындагы сорауларга Татарстан Республикасы буенча салым хезмәте җитәкчесе Марат Сафиуллин җавап бирәчәк. «Кадастр хәбәрләре» рубрикасында без кадастр инженерлары эшчәнлегенең нечкәлекләренә багышланган иң актуаль материалларны җыйдык. Шулай ук гражданнардан кергән иң мөһим сорауларга «РКЦ «Земля» АҖ һәм ”БТИ” АҖ вәкилләре җавап бирде.

 

Моннан тыш, бу санда сезне «тарихи белешмә» дигән яңа рубрика көтә, анда без сезгә кайбер материалларның темасы буенча тарихи фактлар турында даими сөйләп торачакбыз. Традицион рәвештә журналның соңгы битләрендә сезне Татарстан Росреестрының хәйрия чаралары турында яңалыклар көтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International