Ел саен яз-көз айларында җирлегебездә авылыбыз халкы көче белән чистарту һәм төзекләндерү, агач утырту өмәләре үткәрелә. Октябрь ае дәвамында Комсомол урамы буенча Актанышның 2 нче мәктәбе, «Алтынчәч» һәм «Әтәчкәй» балалар бакчалары артларына, аскы Актанышка төшкәндә тау битенә, яна урнаштырылган балалар спорт мәйданчыгы каршына «Актаныш каты көнкүреш калдыклары полигоны» муниципаль унитар предприятиясе коллективы 170 төп чыршы үсентеләре утыртты.
«Төзүче» оешмасы артына, 57 нче бистәдә Г.Авзал урамы буенча гуманитар гимназия-интернат тирәсенә, Актаныш зираты, МТС оешмасы каршына, дамба буена 2500 каен үсентеләре утыртылды. Бу изге гамәл райгаз, МЧС, ветеринария берләшмәсе, УЭНКВ, “Лачын” боз спорт сарае, «Иман» спорткомлексы, Казначылык Департаментының территориаль һәм федераль бүлекчәләре, үзәкләштерелгән бухгалтерия (мәгариф, мәдәният, авыл җирлекләре буенча), электр элемтәсе, почта бүлеге, пенсия фонды, «Актаныш каты көнкүреш калдыклары полигоны», социаль яклау булеге коллективлары тарафыннан башкарылды.