Хөрмәтле актанышлылар!
Елдагыча, яфраклар коелып, чәчәкләр корыгач, Актанышыбызда бакчаларны, ихата яны территорияләрен чистарту өмәсе оештырыла. Быел исә, шундый зур өмә - 20 октябрь – шимбә көнгә билгеләнде. Хөрмәтле авылдашлар, барыгызны да игелекле гамәл кылырга- көзге өмәгә, җирлегебезне ямьләндерү, чистарту эшендә актив катнашырга чакырабыз.
Бу эш җирлектәге һәр оешма- предприятие, һәр хужалык катнашында үткәрелгән очракта гына нәтиҗәле була, чөнки бер территория кипкән яфраклардан арындырылып, аңа икенче чистартылмаган җирдән очып килгән чупләр күпме кешенең эшләгән хезмәтен юкка чыгара. Шуны исәпкә алып, һәр оешмага үзләре эшләгән предприятие һәм аңа беркетелгән участокны вакытында чистарту бурычы йөкләнә.
Хезмәт куйган җиребездән тыш, үзебез яшәгән йорт тирәләрен тәртипләү, төзекләндерү – һәр кайсыбызның гражданлык бурычы. Ихата яны территориясендә төзелеш материалларын, кипкән-корыган үлән, агач ботакларын, башка көнкүреш чүп-чарларын чистартып, тәртипләп кую кирәк.
Һәр елдагыча, барыбызның да төп йорты булган «мәңгелек йортыбыз» зиратларны да чүп-чардан, агачлардан арындыру буенча эш дәвам иттерелә. Бу максаттан, һәр хужалыктан да гражданнарның катнашуын сорыйбыз. Чөнки, һәр каберлекнең, тирә-ягының чисталыгын тәэмин итү, агач аударган вакытта урыннарыннан күчкән чардуганнар, ташларны турылап кую кирәк. Мәңгелек йортыбызның чиста, тәртиптә булуына битараф калмыйк, авылдашлар!
Экологик чиста, күзләрне һәм күңелләрне ял иттерерлек матур Актанышыбызда яшәве һәм бу матурлыкны булдыруда үзеннән өлеш кертә алуы белән һәр актанышлы горурлана алсын иде. Безнең башкарган эшләребез киләчәк буыннар өчен дә үрнәк булачак!