18 октябрь көнне Башкортстанның Чишмә районындагы “Алкино-2” хәрби шәһәрчегендә - 12 нче санлы гвардия инженер-саперлык бригадасында Татар ашлары көне үткәрелде.
Мобилизация эшләре буенча район башкарма комитет җитәкчесе ярдәмчесе Нәсим Заһертдинов, район хәрби комиссары Ленар Әхмәтҗанов һәм район мәдәният хезмәткәрләре, журналистлар “Алкино-2” хәрби шәһәрчектә булып, Татар ашлары көне үткәрделәр.
Район җитәкчелеге оештырган әлеге күркәм чарада “Кайнар икмәк” һәм “Тимер ат” кибетләре үзләре пешергән татар камыр ашлары белән катнашты. Актаныш бренды булган чәкчәк тә табын күрке булды. Солдатларның төшке аш вакыты үзенчәлекле һәм истәлекле бәйрәмгә әйләнде. Хәрби частьта хезмәт итүче ун Актаныш егете генә түгел, һәр егет Актаныш сәнгатькәрләренең чыгышын яратып тыңлады. Актанышлыларга үзебезнең сый-нигъмәтләр аеруча да күңелләренә хуш килде.
Актаныш 2013 елдан “Алкино-2” хәрби шәһәрчеге белән хезмәттәшлек итә. Татар ашлары көне үткәрүләре өчен часть командиры Фәрит Абдуразаков Актаныш районы җитәкчелегенә, район башлыгы Энгель Фәттаховка рәхмәтен һәм хөрмәтен белдерде.