18 октябрь көнне үзәк китапханә хезмәткәрләре Актанышның 1 нче һәм 2 нче мәктәпләре, технология техникумы укучылары белән “Хокук бозулар. Эчүчелек. Наркомания. Терроризм. Экстремизм” темасында түгәрәк өстәл артында сөйләшү оештырды.
Чарага Актаныш районы балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге өлкән инспекторы, өлкән лейтенант Н.З.Сәлахова, полиция участок вәкиле Ю.Х.Латыпов, үзәк хастахәнәдән табиб-нарколог И.Х.Зәкиев, яшүсмерләр белән эшләүче табиб Л.С.Минхуҗин, гомерен балалар укытуга багышлаган, үрнәк гаиләдән булган психолог Ф.З.Шәйгәрданова, “Гамбәрия” мәчетеннән хәзрәт Н.М.Хөсәенов, китапханә дтиректоры Л.Җ.Шәмсунова чакырылды.
Сөйләшү барышында “Ни өчен яшьләр бозык юлга кереп китә?”, ”Ни өчен наркомания юлына басалар?”, “Ак үлемгә каршы көрәш чаралары нәтиҗәлеме?”, “Террорист, экстремист кайдан килеп чыга?” дигән сорауларга җаваплар эзләнде.