ЯҢАЛЫКЛАР


9
декабрь, 2019 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Иҗтимагый Палатасы республика шәһәр һәм районнарында 2019 елда нәтиҗәле эшләгән Җәмәгатьчелек советларын билгеләде. Бәйгедә катнашып, Актаныш Җәмәгатьчелек советы өченче урын яулады.

Быел Актаныш районы Җәмәгатьчелек советы оешуга 10 ел тулды, дистә ел дәвамында алып барылган эшчәнлек тә республика җитәкчелеге тарафыннан лаеклы бәяләнгән иде.

Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов каршында эшчәнлек алып баручы Актаныш районы Җәмәгатьчелек советы рәисе Зәмфирә Хафизованы, совет әгъзаларын ихлас котлыйбыз, киләчәктә дә актив эшләүләрен телибез.

Татарстан  Республикасы агросәнәгать комплексындагы  хезмәт хакының  торышы  турында  бүген  Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында узган  республика  киңәшмәсендә   Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров сөйләде.  

Декаданың сигез көне үткән – Мәсәде авыл җирлегендә ни җирлек башлыгы, ни инвалидлар оешмасы вәкилләре  мөмкинлекләре чикләнгәннәр белән очрашмаган. Җомга көнне чәй табыны үткәргәннәр үткәрүен, әмма без ишек каккан бер генә инвалид та аңа чакыру алмаган.

Үсү дәрәҗәсенә карап табан формалаша башлый һәм, гадәттә, 12 яшьләрдә яссы табанлылык бармы-юкмы икәнлеген аңларга мөмкин була.

Баланы күбрәк яланаяк йөрткән очракта яссы табанлылык барлыкка килү күренешен кисәтергә мөмкин.


7
декабрь, 2019 ел
шимбә

Инвалидлар декадасы кысаларында Актаныш районы җирлекләрендә дә игелекле гамәлләр марафоны дәвам итә.  

Начар метеорологик күренешләр: 2019 елның 8 декабрендә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көньяк-көнбатыштан 15-17 метрга кадәр җил (Казан шәһәрендә иртән һәм көндез 15 метрга кадәр), юлларда урыны белән көчле бозлавык.


6
декабрь, 2019 ел
җомга

Бүген, 6 декабрь көнне, Актанышта  район башлыгы Энгель Фәттахов рәислегендә мәктәп директорларының, бакча мөдирләренең чираттагы киңәшмәсе үтте.

Иң кызыгы, җәмәгать, без борчулы хәбәр салган хуҗабикәнең йортын да, хәтта ул югалткан суны да таптык, тик хуҗабикә үзе генә күренмәде. Җирлек башлыгы белән берлектә ишекне күпме генә шакып торсак та, ачучы булмады.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рамил Төхвәтуллин Актанышта эшлекле сәфәрдә(+фоторепортаж).

Хуҗалыкның эшлим дигән кешегә – эше, тулы канлы тормыш алып барам дисәң – мөмкинлекләре,  терлек үрчетәм дисәң – шартлары, сөт савам дисәң – сыерлары, җир эшкәртәм дисәң техникасы җитәрлек. Әмма шушы тармакларны бергә туплый башласаң, эзлекле генә барырга тиеш кебек тоелган чылбырда бөтен эшне туктатырга сәләтле бер өзлеклелек шәйләнә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International