Инвалидлар декадасы кысаларында Актаныш районы җирлекләрендә дә игелекле гамәлләр марафоны дәвам итә. Такталачыкта яшәүче шәхси эшмәкәрләр - Гүзәл һәм Рөстәм Вәлиевлар да бу көннәрдә физик мөмкинлекләре чикле авылдашларына иганә ярдәме күрсәтте. Җирлек башлыгы Марс Мансуров белән берлектә алар 6 инвалидның гаиләсендә булып, гади генә игътибарга мохтаҗ булган әлеге категория гражданнарга бүләк каплары тапшырдылар.

Җирлек башлыгы тарафыннан аларның сорау-үтенечләре тыңланды, борчыган проблемаларына ачыклык кертелде.

Беренче төркем инвалидлар Фатих Рамазанов, Фәйрүзә Асланова, икенче төркем инвалидлар Хәйдәр Мурзин, Флүсә Ханова, инвалид-бала Алинә Дәүләтова киң күңелле авылдашларына ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерделәр, хезмәтләрендә, тормышларында уңышлар теләделәр.
