Үсү дәрәҗәсенә карап табан формалаша башлый һәм, гадәттә, 12 яшьләрдә яссы табанлылык бармы-юкмы икәнлеген аңларга мөмкин була. Баланы күбрәк яланаяк йөрткән очракта яссы табанлылык барлыкка килү күренешен кисәтергә мөмкин.
Дөрес сайланган аяк киеме аяк табанына үз вазыйфаларын үтәү мөмкинлеген тудырачак: йөргәндә, сикергәндә, йөгергәндә кеше тоя торган куәтле басымнар аяк табанында тигез дәрәҗә тарала. Дөрес сайланмаган аяк киеме буыннар, терәк-хәрәкәт аппараты һәм йөрәк-кан тамырлары авыруларына бәйле проблемаларны китереп чыгара. Төрле патологияләр үсешен кисәтү өчен, балаларга ортопедик аяк киеме сатып алырга киңәш ителә, бигрәк тә бала тәүге тапкыр адымнар ясаган вакытта ук.
Балалар өчен "ортопедик" аяк киеме кисәтә торган һәм дәвалый торган төрләргә бүленә. Еш кына ортопедик аяк киеме сатыла торган салоннарда һәм даруханәләрдә балалар өчен дөрес аяк киеме сатыла, аларны ортопедик аяк киеме, дип атыйлар. Ә асылда исә ул яссы табанлылыкны кисәтә торган аяк киеме. Яссы табанлылыкны кисәтә торган аяк киеме – ул аяк табаны яшенә карата нинди булырга тиеш, шундый форматта булган сәламәт балалар өчен киңәш ителә торган аяк киеме. Сәламәт бала өчен билгеләнгән дөрес балалар аяк киеменең билгеләре: табигый материаллар; сыгылмалы, таймый торган, табан асты шома; бармаклар өлеше киң; үкчәсенең биеклеге – 5-10 мм; арткы ягы каты; җайга салынулы эләктермәле; супинаторы юк (мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен булган аяк киемендә).
Балалар өчен дәвалый торган аяк киеме варуска һәм вальгуска каршы төрләргә бүленә. Варуска каршы аяк киеме аяк табанында варус деформациясе вакытында, ягъни бала чалыш атлап йөргән вакытта кулланыла, ә вальгуска каршы аяк киеме аяк табаны эчке якка "батып торган" очракта киелә.
Дәвалый торган аяк киеме махсус ортопедия табанчасында эшләнә. Төрле патология өчен үзенә аерым табанча кулланыла. Мәҗбүри таләп – аяк киеменең арткы өлеше һәм ян-яклары каты һәм билгеле бер биеклектә булырга тиеш. Дәвалый торган аяк киемендә Томас үкчәсе була: вальгуска каршы аяк киемендә табанның бер-берсенә карап тора торган эчке өлешендә "таучык" урнаштырыла, варуска каршы аяк киемендә тышкы кырыйлары биегәйтелгән була. Дәвалый торган аяк киемендә супинатор булырга тиеш түгел.
Әгәр нинди дә булса сәбәпләр аркасында сайлап алынган аяк киеме туры килмәсә, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы үсеш һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре әлеге хәлгә ачыклык кертергә ярдәм итәр: РФ Гражданлык кодексының 502 статьясы һәм "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" законның 25 статьясы нигезендә, үлчәме, фасоны, моделе, тулылыгы яки төсе буенча туры килмәгән, яссы табанлылыкны кисәтә торган ортопедик аяк киемен кулланучы әлеге аяк киеменең товарлык рәвешен, куллану үзлекләрен, фабрика ярлыкларын, шулай ук сатылган аяк киеме белән бергә бирелгән товар чегын яки касса чегын саклаган очракта, кире кайтара яки шундый ук аяк киеменә алмаштыра ала. Кулланучы, сатып алу көнен санамыйча, 14 көн эчендә азык-төлек булмаган сыйфатлы товарны алыштыруга хокуклы. Әгәр товар фәкать аны сатып алган зат тарафыннан гына кулланыла ала икән, ул очракта хосусый-билгеле бер үзлекләргә ия булган сыйфатлы товар кайтарылырга тиешле түгел, шул рәвешле заказ буенча эшләтелгән, дәвалый торган сыйфатлы ортопедик аяк киеме 1998 елның 19 гыйнварындагы РФ Хөкүмәте карары белән расланган Исемлеккә кертелгән булуына бәйле рәвештә, кире кайтарылырга яки алмаштырылырга тиешле түгел.
Хокук һәм законлы мәнфәгатьләрне яклау өлкәсендәге барлык мәсьәләләр буенча ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органына телефон аша мөрәҗәгать итә аласыз: 71-43-03.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы