ЯЛГЫШ ЯЗЫЛГАН ЯЗМЫШ: Гомер буе, Ана, түзәрсең...

2019 елның 9 декабре, дүшәмбе

1 декабрьдән ил күләмендә инвалидлар ункөнлеге, ягъни мәрхәмәт, игелек  декадасы старт алды.

 Физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне язмыш тарафыннан рәнҗетелгән дибез... Язмышка өстәп үзебез дә рәнҗетмибез микән без бер гөнаһсыз җаннарны? Инвалидлар ункөнлеге хакында язабыз, сөйлибез, ә менә инвалидлар үзләре декада дәвамында тоямы соң игътибарны? Аларның барлыгын искә төшерәбезме? Җирлекләрдә ункөнлек дәвамында барлык инвалидлар да игътибар үзәгенә алынамы? 

Юк, бу сорауларны мин  юктан гына күтәрмим. Декада нәкъ менә инвалидларның яшәү-көнкүреш шартлары белән танышу, аларның борчу-зарларын тыңлау, проблемаларын хәл итүгә юнәлдерелгән булырга тиеш. Район җитәкчелеге кушканга гына, “+” тамгасы куяр өчен генә уйлап чыгарылмаган ул. Әлеге декада башында беренче булып җирлек башлыклары, башлангыч инвалид оешмалары рәисләре торырга бурычлы. Ункөнлек инде үтеп бара,  ә кайбер җирлекләрдә инвалидлар һаман да шушы вәкилләрне көтеп утыра, чөнки әлеге яралы җаннарның сораулары шактый тупланган, алар гади генә игътибарга, бер авыз җылы сүзгә сусаган.

Мәсәде авыл җирлегендә бүген өч дистәдән артык физик мөмкинлеге чикле граждан исәпләнә. Аларның берсе дә авыруны сорап алмаган, кайберләрен язмыш ана карынында ук шушы язмышка дучар иткән. Андыйларның язмышы ялгыш язылган...

Якшәмбе кичендә Мәсәдедә яшәп кәсеплек итүче шәхси эшмәкәр Миләүшә Мокыймова белән язмыш тарафыннан рәнҗетелгәннәрнең хәлләрен белешеп чыгарга ниятләдек. Камил  Мокыймов гаиләсенә  инвалид тәрбияләү төшенчәсе ят түгел. 11 ел дәвамында  алар Миләүшә ханымның беренче төркем инвалид әнисен карый. Әтисе Әһлетдинне дә өч ел тәрбия кылып, соңгы юлга озаткан игелекле гаилә.

- Авыру кеше карауның нинди олы, авыр хезмәт икәнен үз башыннан кичергән кеше генә аңлый. Сабырлык та, нык ихтыяр да таләп итә ул. Зарлана, дип уйлый күрмә. Күнегелгән инде хәзер – башта Камилнең хаста әнкәсен тәрбияләдек, аннан соң аның урынына үз әнием килеп ятты, ул арада әти дә авырып, безнең кулга калды. Сөйли башласаң, күп инде ул. Язмышка шулай язылган булгандыр, авырсынмыйм – юам, чистартам, тәрбиялим, әни бит ул -  дип, яшьле күзләрен сөртә үзе дә өч бала алып кайткан Миләүшә ханым.

Биш инвалидка махсус тутырылган сумкаларны тотып, урам буйлап юлга кузгалдык. Мокыймовларның урын өстендә яткан ике беренче төркем инвалидка һәм балачактан ук авыру белән көрәшкән кешеләргә ярдәм итәргә алынуы да юкка түгел.

- Йөри алмаучы кешеләр алар икеләтә рәнҗетелгән язмыш тарафыннан. Аяклылар әле каядыр чыгып йөри ала, аларны ункөнлек барышында чәй табыннарына дәшәләр. Ә яткан хасталар моннан да мәхрүм. Балачактан инвалидларның түзем булган аналарына рәхмәт әйтәсебез килде – аларның язышына гомер буе түзәргә, дип язылган бит, - диде Миләүшә ханым.

ӘЙ, ЯЗМЫШ, ЯЗЫЛГАНСЫҢ БИТ ЯЛГЫШ..

Беренче каккан капка – Әлфинур Гаязова һәм Борис Фарухшиннарныкы. Биредә 1951 елгы беренче төркем инвалид Риф Гаязов тәрбияләнә. Әлфинур ханымның беренче ире ул. Язмышка шулай язылган булгандыр – рәсми төстә аерылган тормыш иптәшен бүген Әлфинур апа хәзерге ире Борис абый белән карарга мәҗбүр.

- Нишлисең инде! Язмыштан узмыш юк. 2003 елда рәсми аерылыштык без. Тумышы белән Уфа ягыннан булса да, Риф, өлкәнәйгәч, минем туган якка кайтты. Уртак улыбыз бар. Башта ул аерым йортта торды, әмма янгын чыгып, йорттан көл өеме генә калды. Шактый тән җәрәхәтләре алган Риф хастаханәдә дәваланып чыкты. Сәламәтлеге какшагач, йөри алмас булгач, беренче төркем инвалидлык бирделәр, - дип, моннан алты ел элек булган хәлләрне искә төшерде Әлфинур ханым.

Борис абый урынында башка берәү булса, кем белә, бәлки хатынының беренче иренә алар йортында урын түгел, почмак та табылмас иде. Ә алар тапкан! Өстәвенә, ул вакытта үзләре дә шырпы кабы кадәр генә йортта яшәп яткан була алар, күңел киң булгач, йортның кысанлыгы комачаулык итми. Моннан биш ел элек яңа йортны сафка бастыралар – яңа нигезгә алар белән бергә Риф абый да күчә...

- Уйлап карасаң, Риф миңа беркем түгел. Әмма ул бит кеше! Аны каядыр җибәреп, урнаштырып, ничек тыныч күңел белән яшәмәк кирәк? Җиңел түгел, тик нишлисең. Шундый сынау җибәрелгән икән – кабул итеп алудан башка чара юк, - ди Борис әфәнде.

- Үзе мөстәкыйль рәвештә хәрәкәтләнми, хастаханәләргә алып барып дәвалап булмый аны. Өйдә генә инде. Инвалидлар декадасы ел саен килеп җитә дә, үтеп китә. Хәле ничек, дип кереп сораучы юк. Рәхмәт Мокыймовларга, игътибарлары өчен рәхмәт, - дип сүзгә кушылды Әлфинур ханым, - социаль пакеттан отказ язмадык, памперслар, тоткарлык белән булса да, килеп тора. Инде тазалыкта яшәргә язсын, кемнәндер нәрсәдер сорап өйрәнмәгән инде без, - дип озатып калды алар безне.

САБЫР БИТ СИН, АНА, СЫНМЫЙСЫҢ...

Икенче капка – Лотфрахмановларныкы. Бу йортта 81 яшьлек Гөлфә әби белән аның ике инвалид баласы гомер кичерә. Бала дигәнемнең дә инде берсенә – 46, икенчесенә 56 яшь. Гөлфә апа43 яшендә тол калган.

- Гомер шулар, дип үтте инде, балакаем. Инвалид булгач, укый алмадылар. Такталачыктагы махсус мәктәптә белем алырга тырышып карадык – барып чыкмады. Кече улым Дилфас беренче төркем инвалидлыкта, олысы Фликс – икенче. Беренче төркем бирерлек диләр дә, тик ничек йөрим артыннан? - дип, бөтен зарын мизгел эчендә сөйләп бирде Ана.

Йорт шактый иске, өйгә су кермәгән, чыкмаган. Йортның бер ягы газ белән җылытыла, икенче ягында мич урнашкан.

- Ипине үзем салам. Утынны сатып алам. Бик сирәк кенә кибет ипие ашыйбыз. Анысын да күрше Нәзлия алып кайтып бирә. Гомумән, күршеләрем – Нәзлия белән Фәрит Мингалиевлар бик яхшылар. Нинди йомыш булса да, аларга керәм. Веранда бик тузган иде – шуны яңарттылар быел. Хатыны йорт-җирне җыештыра, Фликсны, аяклары сынгач, хастаханәгә дә шулар йөртте, - дип, яшәешләрен тасфирлады Гөлфә әби.

81 яшь – гомер кояшы баюга барган мизгел. Ана бүген шуны уйлап, ут йота:

- Мин үлгәч нишләрләр балакайларым – шушы уй баштан чыкмый. Төннәрен утны яндырып, нарасыйларыма карап елыйм – икесе бер урында кочаклашып йоклыйлар, ниләр күрерләр алга таба? Нинди булсалар да, газиз балаларым бит алар. Менә ни өчен яши алар бу дөньяда? - дип, әллә язмышка, әллә безгә соравын юллый ул.

КАННАРЫГЫЗ ТУРЫ КИЛМӘГӘН, ДИДЕЛӘР...

Өченче йорт хуҗабикәсе – 77 яшен түгәрәкләп килүче Галия апа Хәсәнова. Халыкта әйтәләр ич: “Ходай үзенең яраткан бәндәсен гел сыный-авыруын да, шатлыгын да тигез бирә” –дип. Галия апаны да сынаган язмыш, үзәкләргә үтәрлек итеп сынаган, тик сындыра гына алмаган.

Шулай язган буладыр, күрәсең, Хәсәновлар гаиләсендә ике ел аерма белән ике гарип бала туа – Азат белән Фоат. Нәселләрендә гарип-горәбәләр дә, юләрләр дә булмый юкса...

- Каннарыгыз туры килмәгән, дип аңлаттылар инде табиблар. Нәтиҗәдә, нарасыйларыбыз шундый булып аваз салды җиһанга. Язмышка шулай язган булгандыр, күндек...

Тик Галия апаның  күрәчәге  тагын да аянычлырак булып чыга: моннан 26 ел элек төп таянычы булган ире якты дөньядан китеп бара. Кулында ике инвалид ир-ат белән кала Ана. Ирен югалту ачысыннан айнырга да өлгерми  Галия апа - төгәл ярты елдан олы  улы Азаты да  мәңгелеккә күчә.

- Бүген Фоатка 52 яшь.  Үз йомышын үзе башкарса да, урамнарга чыгып хәрәкәт итә алмый ул. Беренче төркем инвалидлыкта. Сөйләшми, алай да авазларыннан телен аңларга өйрәндем. Олы иптәш инде ул миңа. Кайвакыт сүгеп тә алам, кайвакыт кочаклап та елыйм. Бала бит – бәгыръ итем, - ди, күпне күргән Галия апа.

Сабыр Ананың  бүген декада кысаларында җирле җитәкчелек тарафыннан бернинди игътибар булмауга йөрәге әрни.

- Бар дип тә белмиләр безне! Безгә әллә нәрсә кирәкми бит, шөкер, дөньябыз җитеш. Игътибар, шушы балага бер җылы сүз җитми, - ди ул, - элекгрәк керештерәләр иде әле, соңгы елларда җирлек башлыгын күргән дә юк, - дип, җыелып килгән зарларын сөйләде Галия апа.

Өч йортта да ункөнлек дәвамында участок табибларының күренмәвен дә искәрттеләр. Бу сорауга ачыклык кертү максатыннан, Такталачык табиблык амбулаториясе белән элемтәгә кердем.

- Декада дәвамында инвалидларда булып, аларның сәламәтлекләрен тикшерү график нигезендә башкарыла. Безнең карамакта Такталачык, Татар Ямалысы, Чалманарат, Мәсәде җирлекләренә кергән авыллар. Мәсәдегә бару дүшәмбе көнгә билгеләнгән, - дип, аңлатма бирделәр биредә.

ЯРЫЙ ӘЛЕ СИН БАР, ӘНИ!

Дүртенче капка Мокыймовларның үзләренеке иде. Миләүшә апа, гадәттәгечә, караңгы иңгәч кенә атлап керде аның аша. Ә өйдә илле яшьлек кызын сиксәнне узган хаста әнисе көтә. Йортта якшәмбе мунчасы ягылган, аш пешкән, Линия апаның бүлмәсендә ут балкый.

Үзем кибеттә булганда, тормыш иптәшем Камил белән улым Шамил күз-колак була әнигә.Авыл халкы да кереп йөри, - дия- дия, Миләүшә ханым, өс киемен дә салмыйча, әнисе яткан бүлмәгә – күчтәнәчен бирергә ашыкты.

- Кайттыңмы, кызым?, - дип, торырга талпынган әнисен кочаклап ук алды изге җан, - ииии, әни, сине ташлап кая китим инде....

ИНВАЛИДЛАР ДЕКАДАСЫ КЕМ ӨЧЕН КИРӘК?

Югарыда язып үтелгән яралы язмышлар һәр җирлектә дә бар.Тик аларга булган битарафлык кына аңлашылмый. Декаданың сигез көне үткән – Мәсәде авыл җирлегендә ни җирлек башлыгы, ни инвалидлар оешмасы вәкилләремөмкинлекләре чикләнгәннәр белән очрашмаган. Җомга көнне чәй табыны үткәргәннәр үткәрүен, әмма без ишек каккан бер генә инвалид та аңа чакыру алмаган. Күңел дигән төшенчә бар бит, җәмәгать, нигә болай ди китек күңелне битарафлык белән уеп аласыз? Урын өстендә ятучылар бәйрәм чарасына килә алмаса, аларны караучыларны, Аналарны чакырсагыз да була бит. Күңел өчен!

Чыннан да, инвалидлар ункөнлеге кем өчен кирәк соң? Ни өчен сәламәтлек мөмкинлекләре чикле райондашларыбыз шушы ункөнлектә дә игътибар көтеп җиткерә алмый? Ни өчен язмыш тарафыннан рәнҗетелгәннәрнең җаннарынүзебез дә яралыйбыз? Аларның берсе дә авыруны сорап алмаган, шуны аңлап, бер генә мизгелгә үзебезне алар урынына куеп караган бармы? Юк, чөнки куркабыз. Нәкъ менә игътибарсызлыктан, беркемгә дә кирәксез кешеләр булып калудан куркабыз.

Билгеле, районда үз инвалидларын ункөнлек барышында гына түгел, ел дәвамында кадерләүче җирлекләр дә бар. Шуларга тигезләнәсе иде, җәмәгать! Игелек кылыр өчен декада кирәкми! Игелек кылыр өчен кеше  булу да җитә.  Әле соң түгел, җирлекләрдә инвалидларның капкаларын кагарга авырсынмагыз, алар сезне көтә... 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International