Иске Сәфәр авыл җирлегендә яшәүче бер ханымның борчулы хәбәре кичекмәстән юлга чыгарга мәҗбүр итте. Баксаң, Иске Сәфәр авылында яшәүчеләрнең эчәргә сулары юк икән! Урамда XXI гасыр, җәмәгать, ә алар кар эретеп су "ясап" ята.
Бу хәлгә башта ачыклыкны телефон аша кертергә уйлап, авыл халкының һәр сулышын тоеп торырга тиешле җирлек башлыгы - Гөлнара Сәйфетдиновага мөрәҗәгать иттем.
Гөлнара Зимфир кызының "Безнең авылда өч ай буе кар суы эчәләр мени?" дигән соравы, гомумән, аптыратты. Санаулы минутлар эчендә без инде Иске Сәфәрнең 1 Май урамында идек. Иң кызыгы, җәмәгать, без борчулы хәбәр салган хуҗабикәнең йортын да, хәтта ул югалткан суны да таптык, тик хуҗабикә үзе генә күренмәде. Җирлек башлыгы белән берлектә ишекне күпме генә шакып торсак та, ачучы булмады. Ишегалдындагы коедан чыккан шлангны махсус борып карадым – чиләккә су ага башлады.
Гөлнара Сәйфетдинова җирлектә өч ай буе су булмавын расламады:
- Трассаларыбыз бик тузган безнең – анысын яшермим дә. Бер җирен ямарга җитешмибез, икече урыннан су бәрә. Әмма сусызлык проблемасын көнендә үк хәл итәргә тырышабыз. 1 Май урамында да авария нәтиҗәсендә 3 көн юньләп су килмәде, әмма хәзер су бар. Курше йортларга да кереп чыктым – ике күршедә дә су ага, - дип, аңлатма бирде җирлек башлыгы.
Ни дияргә инде бу очракта? Беренче чиратта, Иске Сәфәр халкына сабырлык телисе килә – икенче елга сусызлык проблемасыннан тулысынча котылырсыз дип ышаныйк. Сездәге су трассалары дәүләт программасы ярдәме белән яңартылачак. Срок 2020 елга билгеләнгән.
Икенчедән, сусызлык хакында хәбәр иткән апа-җаным, сезгә дә аерым мөрәҗәгать итәм: без бит сезнең проблемагызны хәл итәргә теләгән идек – сез ишек тә ачмадыгыз. Бу гамәлегезне аңлап бетермәдек. Шулай да 1 Май урамында су булганга ихлас сөендек.