Хуҗалыкларның кышкы чорга әзерлеген тикшерүне макскат итеп куйган районкүләм семинарларның чираттагысы “Саф” ҖЧҖ базасында гамәлләштерелде.
.jpg)
Биредә семинар билгеләнгән сроктан соңгарак калып оештырылды. Сәбәбе: Иске Кадермәт фермасына илтә торган юл кунаклар кабул итәрлек дәрәҗәдә түгел иде. Шөкер, көннәр суытып җибәргәч, рәисләрнең берсеннән-берсе “фырт” машиналарына юл төште.
“Саф” бүген райондагы иң зур җәмгыятьләрнең берсе. Хуҗалыкның эшлим дигән кешегә – эше, тулы канлы тормыш алып барам дисәң – мөмкинлекләре, терлек үрчетәм дисәң – шартлары, сөт савам дисәң – сыерлары, җир эшкәртәм дисәң техникасы җитәрлек. Әмма шушы тармакларны бергә туплый башласаң, эзлекле генә барырга тиеш кебек тоелган чылбырда бөтен эшне туктатырга сәләтле бер өзлеклелек шәйләнә. Район башлыгы Энгель Нәвап улы рәислегендә үткән семинар да шушы өзелгән урынны табуга юнәлтелгән иде. Хуҗалыкта эш бармый дип әйтергә тел әйләнми, тик көтелгән нәтиҗә генә һаман юк.
.jpg)
Хуҗалык казнасы, нигездә, сөт сату бәрабәренә тулыланып тора. Бүген биредә 496 баш савым сыеры исәпләнә, әмма тәүлеклек савым биш тонна чамасы гына. Малларның рационын ярлы дип әйтеп булмый, моны семинарда катнашучылар да билгеләп үтте. Тик биредәге сыерлар, “Саф” белгечләре төзегән рацион буенча туклангач, үзләренең кимендә 22 литр сөт бирергә тиешлекләреннән хәбәрдар түгел ахры. Хәбәрдар булсалар, тәүлегенә 11,6 литр продукция белән генә чикләнмәс иде алар. Район лабораториясе белгечләре исә “Саф”ның маллары өчен 25 литр сөт бирерлек рацион тәкъдим итә.
Моның өчен нибары көнлек ризык составына кукуруза кушарга кирәк. Баксаң, сөт җитештерүне арттыру өчен әллә ни чыгымнарда чыгарасы юк – кукурузаң булса, шул җитә. Тик хуҗалыкта нәкъ менә шушы бөртекле культура юк. Хуҗалык рәисе Илфат Әндерҗанов, бу нисбәттән, икенче елга кукуруза игүгә ныклап тотыначагын белдерде. Тотынмый да булмый, Илфат Инсаф улы, сезнең хуҗалыктагы сыерларны сөткә “кырлар патшабикәсе” генә тиендерә алачак.
.jpg)
Энгель Фәттахов хуҗалыкка сөтне реаль арттыру бурычын йөкли бүген. Кимендә 10 тонна сөткә чыгуга ирешмәсә, хуҗалыкны киләчәктә экономик яктан отышлы дип атап булмаячак. Хәер, Илфат Әндерҗанов үзе дә, болай дәвам итсә, хуҗалыкның кай тарафка юл алуын яхшы чамалый, шуңа күрә дә кул кушырып утыру яклы түгел рәис. Тана малы үрчетү юнәлешендә Иске Кадермәт фермасында моннан өч ел чамасы элек башланган хәрәкәтнең сизелерлек уңай нәтиҗә бирүе дә моңа ачык мисал. Хуҗалык, чыннан да, тана тәрбияләүгә, үрчем алуга саллы игътибар юнәлткән. Иске Кадермәттә урнашкан фермада 194 баш теше мал исәпләнә. Сәламәт һәм лейкозлы маллар ике төркемгә аерылган. Бирегә теше терлек авырлыклары 3 центнерга җиткәч китерелә, 3,85 центнер авырлыкка җиткәч, алар каплатыла. Таналарның тәүлеклек үсеше уртача 700-800 граммга тәңгәл. “Саф” хуҗалыгы малларның мөгезен яндыруга да тиешле игътибар юнәлткән, шулай да әле бу эшне 30 процент чамасы терлектә башкарып чыгасы бар. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Айдар Мирхәйдәров киләчәктә мөгез яндыруны яңа технологияләргә нигезләнеп эшләргә тәкъдим итә.
.jpg)
- Мөгез яндыруның максаты – мөгезгә китә торган энергияне сөткә юнәлтү. Районның барлык хуҗалыкларында да бу эш нәтиҗәле башкарылырга тиеш, бу терлекне җәрәхәтләрдән саклау өчен дә гаять ышанычлы алым, - диде ул.
.jpg)
Гомумән, хуҗалык, ныклап алга барырга исәп тота икән, аның башкарасы эшләре әле шактый. “Сафы”тагы терлекнең 26проценты әле дә булса лейкоз авыруын йөртә, юкса хуҗалык тулысынча ясалма орлыкландыруга күчеп беткән, профилактика максатыннан бозаулар туу белән ике төркемгә аерыла.
Киңәшмәдә катнашучылар хуҗалыкның сенаж базларын, ындыр табакларын, машина-трактор паркларын күздән кичерделәр. Биредә техника ремонты тулы куәттә бара. Бина үзе дә яңарыш кичергән, хезмәткәрләрнең эш шартлары да зарланырлык түгел. “Саф” хуҗалыгы техника яңарту теләге белән дә яна – бер комбайнга заказ да бирелгән.
.jpg)
Җәмгыятьнең планнары белән танышкан район башлыгы Энгель Нәвап улы хуҗалык рәисенең техника яңарту омтылышын хупламады:
- Сезнең бүген төп керем чыганагы – терлекчелек. Шуңа күрә башта шул тармакка – малларга кертем кертсәгез, отышлырак булмасмы?, - дип, урынлы киңәшен бирде ул.
.jpg)
Энгель Нәвап улы киләчәктә “Саф” хуҗалыгын нык басып торган җәмгыятьләр сафында күрергә тели. Ә моның өчен, беренче чиратта, хезмәткәрләрдә хезмәткә кызыксыну арттыру шарт: хезмәт өчен түләүне җиренә җиткереп башкарган очракта, бу барып чыкмаслык гамәл түгел. Матди як җайга салынса, “Саф”ның дәрәҗәсе дә, элеккеге көче дә кире кайтыр төсле. Аннан килеп, хуҗалык рәисе дилбегәсен алты ел тоткан җ Илфат Әндерҗанов үзе дә шактый тәҗрибәгә ия, моны район башлыгы да искәртеп үтте.
Бүген “Саф” хуҗалыгына шактый өмет баглана район җитәкчелеге тарафыннан – шулай булгач, өметләрне аклап, хуҗалык өзелгән чылбырны ялгауга ирешер дигән ныклы ышаныч бар.