ЯҢАЛЫКЛАР


25
февраль, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Мәгариф оешмалары, җирлекләр, район үзәгендәге оешма-предприятиеләр арасында барган спартакиадада беренче урынга ия булучы командаларга 50 мең сумлык сертификат тапшырылды. Икенче урынга ия булучы командалар - 40 мең сумлык, өченче урын хуҗалары 30 мең сумлык бүләк сертификатлары белән хөрмәтләнде.

21 февральдә үткән  районкүләм спартакиаданың иң ”кызу” мизгелләре “Батыр” спорт комплексында үтте. Гадәттәгечә, спартакиада ярышларның иң күңелле мизгелләр  - аркан тарту белән тәмамланды.

Актанышлылар алар сынатырга күнекмәгән. Бөтен егәрлекләрен эшкә җигеп, җиңү өчен көрәшкән райондашларыбыз моны янә бер кат исбат иттеләр. Терсәккә кадәр җиңнәрен сызганып, аяк киемнәрен салып ташлап, соңгы көчләрен кызганмый тартышты алар. Бер генә команданың да бирешәсе килмәде. Җитәкчеләрнең үз командалары өчен җан атып торулары да җиңүгә омтылыш бирми калмагандыр, билгеле.

            Кышның моңарчы күрелмәгән салкын, җилле көннәре куркытмаган тамашачыны, Иске Богады халык театры коллективы чыгышын карарга килеп, артистларны бер куандырсалар, мең кат көлеп, тормыш мәшәкатьләреннән арынып тордылар. Сәхнәгә дә тормышның мәшәкать-проблемалары менә инде анысы- әмма карап утыручыдан бер метр биеклеккә күтәрелгәч, бу каршылыклар көлкелегә әйләнә, үзебезнең матур яшәешне үзебез үк катлауландырганыбыз күренә. Бүген артистлар максатларына иреште: комедия көлдерде дә, уйландырды да.


24
февраль, 2021 ел
чәршәмбе

«Бәллүр компас» милли премиясе (алга таба – Премия) – Россиянең география, экология, табигый һәм тарихи-мәдәни мирасын саклау һәм популярлаштыру өлкәсендә беренче премия. Краснодар төбәк бүлеге тарафыннан гамәлгә куелды.

Рус географик җәмгыяте (КРОГО) һәм «Газпром-Кубань»корпоратив ассоциациясе. Ел саен конкурс нигезендә бирелә. 2021 елда Премия 2020 елда гамәлгә ашырылган проектлар һәм казанышлар өчен биреләчәк.

 «Чек сора! Чекны тикшер!»

«РТПЦ РТ» Россия телевидение һәм радиотапшырулар челтәре филиалы хәбәр иткәнчә, 21 февральдән   15 мартка   кадәр вакыт интервалында 12:02 - 13:05 сәгатьләрдә, Татарстан Республикасы территориясендә Кояш интерференциясе (җир станцияләренең спутник кабул итү бүлмәләренең антенналарына кояш йогынтысы) белән бәйле рәвештә, цифрлы эфир телевизион тапшырулар челтәре (ЦЭТВ) эшенең кыска вакытлы начараюы ихтимал.

         Актаныш "Алтынчәч" балалар бакчасында мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән бу бәйрәмгә багышланган "Туган тел" исемле бик күңелле чара узды. Чара барышында балалар төркем тәрбиячесе Асылова Дилбәр һәм музыка җитәкчесе Басыйрова Чулпан җитәкчелегендә эчтәлекле шигырьләр, җырлар, татар халык уеннары һәм биюләрен башкардылар. Әлеге чара "Туган тел" җыры белән тәмамланды.

           Дәүләт Думасы, срогы чыккан бурычны кире кайтару буенча эшчәнлекне тормышка ашырганда, физик затларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау турындагы закон таләпләрен бозган өчен, кредит оешмаларының административ җаваплылыгын көчәйтә торган закон проектын беренче укылышта кабул итте.

           Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары, «Бердәм РОССИЯ» фракциясе әгъзасы Әлфия Когогина новеллага болай дип аңлатма бирде: «бүген кабул ителгән закон проекты, барыннан да элек, кешеләрне психологик басымнан һәм аларның дәрәҗәсен һәм абруен түбәнсетүче гамәлләрдән саклауга юнәлдерелгән. Без коллекторларның, намуссыз микрофинанс кредиторларының хокукка каршы гамәлләре өчен җаваплылыкны көчәйтәбез".

        Мәсәлән, җир кишәрлекләре чикләрен билгеләү, ызанлау планын төзү яки күчемсез милеккә документлар рәсмиләштерү, аны алга таба сату, бүләк итү яки мирас итеп тапшыру кебек мәсьәләләрне хәл иткәндә, кадастр инженерларына мөрәҗәгать итәргә туры килә.Күпләрдә белемле белгечне ничек дөрес сайларга дигән сорау туа.

         Якташыбыз, танылган эшмәкәр, күренекле автоузышчы Рәдис Хашимов Мәскәү янындагы Истра шәһәрендә узган Россия чемпионатында җиңүче булды. “АКТАНЫШ-БАЙСАР-ТАТАРСТАН” сүзләре язылган тимер аты белән Россиянең төрле төбәкләреннән җыелган автомобильләрне бер сулышта узып китте.

          Бужарово автодромындагы автоузышлар Россиядә иң билгеле һәм дәрәҗәле бәйгеләрдән санала. Автокросс беренче тапкыр моннан 26 ел элек оештырыла һәм анда Т1-2500 (тулы приводлы автомобильләр), ЗИЛ-130 (Т4-3) йөк автомобильләре, ГАЗ-53 (Т4-2) йөк автомобильләре, «Багги» спорт-кросс автомобильләре һәм башка машиналар белән катнашалар.
         Рәдис Мөбарәк улын зур уңышлары белән тәбрик итәбез, киләчәктә дә җиңүләр күп булсын!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International