ЯҢАЛЫКЛАР


24
февраль, 2021 ел
чәршәмбе

         Якташыбыз, танылган эшмәкәр, күренекле автоузышчы Рәдис Хашимов Мәскәү янындагы Истра шәһәрендә узган Россия чемпионатында җиңүче булды. “АКТАНЫШ-БАЙСАР-ТАТАРСТАН” сүзләре язылган тимер аты белән Россиянең төрле төбәкләреннән җыелган автомобильләрне бер сулышта узып китте.

          Бужарово автодромындагы автоузышлар Россиядә иң билгеле һәм дәрәҗәле бәйгеләрдән санала. Автокросс беренче тапкыр моннан 26 ел элек оештырыла һәм анда Т1-2500 (тулы приводлы автомобильләр), ЗИЛ-130 (Т4-3) йөк автомобильләре, ГАЗ-53 (Т4-2) йөк автомобильләре, «Багги» спорт-кросс автомобильләре һәм башка машиналар белән катнашалар.
         Рәдис Мөбарәк улын зур уңышлары белән тәбрик итәбез, киләчәктә дә җиңүләр күп булсын!

2021 елның мартында Татарстан Республикасы юстиция министры Р.И. Заһидуллин Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районында яшәүче гражданнарны, юридик ярдәм күрсәтү максатларында, видеоконференцэлемтә режимында кабул итүне планлаштырыла.

Видеоконференцэлемтә үткәрү датасы һәм вакыты турында өстәмә хәбәр ителәчәк.

                «Геройлар истәлеген саклыйк» Бөтенроссия акциясе кысаларында "БЕРДӘМ РОССИЯ" Актаныш муниципаль берәмлеге активистлары яшь гвардиячеләр белән бергә билгесез солдат һәйкәленә һәм Актаныш авылындагы Җиңү паркында интернационалистлар һәйкәленә чәчәкләр салдылар. "БЕРДӘМ РОССИЯ" партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Зәһинә Исламова, фракция җитәкчесе Сергей Неверов сүзләре белән: "Акция җәмгыятьнең Россия торган рухи нигезне җимерергә омтылышларына символик җавап булырга тиеш. Әлбәттә, безнең районда моңа кадәр беркем дә хәтергә каршы берни дә әйтмәде, ә киресенчә, актанышлылар безнең солдатларның батырлыкларын хәтерлиләр һәм хөрмәтлиләр. Без дә патриотик тәрбия бирү максатыннан акциягә кушылдык",-диде.

                  Татарстан Республикасы президенты каршында оешкан Туган телләрне саклау комиссиясе тарафыннан үткәрелгән "Татар сүзе" бәйгесе җиңүчеләрен ихлас котлыйбыз.

                Аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле 2 санлы Актаныш урта гомуми белем бирү мәктәбенең 6 нчы класс укучысы Ганиева Камилә нәфис сүз номинациясендә 11-18 яшьлекләр арасында 3 нче, Чуракай төп гомуми белем бирү мәктәбенең 4 нче класс укучысы Салахова Таңсылу 5-10 яшьлекләр арасында 2 нче урынга лаек дип табылдылар. Укытучылары Хафизова Тәнзилә Мөхәммәтгатуф кызы һәм Салахов Рамил Җәмигънур улы Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.

Һөнәри  авыру – билгеле бер һөнәрнең яки производство да эш барышында  узенә генә хас булган  зыянлы факторларның   организмга бик  озак еллар буе системалы рәвештә тәэсир итүе нәтиҗәсендә барлыкка килгән  авыру.

Һөнәри  авыруларның списогы һәм төре Рәсәй хөкүмәте тарафыннан раслана, ләкин бүгенге көндә бу список бик аз төрне генә үз эченә ала. Шуңа күрә дә авыруны профессиональ икәнен раслау бик авырга туры килә.


23
февраль, 2021 ел
сишәмбе

Хөрмәтле ир-егетләребез! Мөхтәрәм Бөек Ватан сугышы ветераннары, хәрби бәрелешләрдә катнашкан иптәшләр, Ватан сагында торучы егетләребез! Сезне 23 февраль — Ватанны саклаучылар бәйрәме – батырлык, намус hәм кыюлык көне белән ихластан котлыйм.

 

Бүгенге бәйрәм көчле рухлылык, ир-егетлəрнең кыюлык, намус һəм абруй шикелле сыйфатларга ия булуларын тагын бер кат раслый. Туган илгә һəм үз халкыңа хезмəт итү ул, туган илен чын күңелдән сөючеләрнең һәрчак иң югары максаты булды һəм алга таба да шулай булачак, чөнки ата-бабаларыбыздан килгән тәрбия нигезендә безгә ватанпәрвәрлек рухы салынган.

Бүгенге көндә хәрби хезмәттә ватан алдындагы бурычларын үтәүче Актанышыбызның горур уллары, Ватанны саклаучылар сафын тулыландырырга əзерлəнүчелəр илебезнең иминлеге, туганнары һəм якыннарының гомере өчен җаваплылык хисен онытмасыннар.

Хөрмәтле ир-егетләребез, ветераннарыбыз! Сезне Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итеп, сезгә һәм якыннарыгызга тыныч күк йөзе, ныклы сәламәтлек, бәхет-шатлык, рухи һәм матди байлык, һәр эшегездә бары тик уңышлар гына телим. Бәйрәмне күңелле үткәрергә язсын!



21
февраль, 2021 ел
якшәмбе

 Авыл җирлекләре арасында беренче урынны Киров авыл җирлеге командасы яулады. Икенче урында-Иске Байсар, өченче урында Актанышбаш авыл җирлекләре. Район үзәгендәге мәгариф оешмалары арасында Актанышның спорт мәктәбе коллективы- беренче урында, 2 урында Актанышның беренче санлы мәктәбе, 3 урында- технологик техникум мөгаллимнәре. Оешма-предприятиеләрдән пьедесталның иң югары баскычына Татарстанның кече нефть компаниясе командасы күтәрелде. Икенче урында-район хакимиятендә эшләүчеләр, өченче урында- Актанышның икмәк кабул итү оешмасы.
Спартакиаданың бүләкләре дә саллы булды, беренче урын ияләренә 50 мең сумлык, икенче урынга 40 мең сумлык, өченче урынга 30 мең сумлык бүләк сертификатлары тапшырылды.

Хөрмәтле милләттәшләр, райондашлар! Сезне 21 февраль – Халыкара туган тел көне белән ихластан котлыйм, тәбрик итәм. Дөньяда 7000 гә якын тел бар. Шуларның 83е киң таралган. Татар теле – ЮНЕСКО тарафыннан бөтендөнья халыкара аралашу теле дип саналган 14 телнең берсе. Туган тел! Һәркем өчен дә газиз сүз бу. Чөнки иң кадерле, бернәрсә белән дә алыштырылмый торган “әни”, “әти”,”әби”, “бабай” сүзләрен башлап туган телдә әйтәбез. Туган җирнең, туган илнең якынлыгын, Ватанның газизлеген без туган тел ярдәмендә тойганбыз. Шагыйрьләребезнең матур-матур шигырьләрен ятлап, әле дә илһам, рухи көч алабыз. Һәр халыкның туган теле – аның мәдәнияте, тарихи көзгесе. Шуңа да телебез сафлыгы, матурлыгы, аһәңлелеге өчен барыбызга да җаваплылык тоеп, киләчәк буынга ана телебезнең гүзәллеген, камиллеген аңлатып, төшендереп калдыру өчен бердәм эшләргә кирәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International