Хөрмәтле милләттәшләр, райондашлар! Сезне 21 февраль – Халыкара туган тел көне белән ихластан котлыйм, тәбрик итәм. Дөньяда 7000 гә якын тел бар. Шуларның 83е киң таралган. Татар теле – ЮНЕСКО тарафыннан бөтендөнья халыкара аралашу теле дип саналган 14 телнең берсе. Туган тел! Һәркем өчен дә газиз сүз бу. Чөнки иң кадерле, бернәрсә белән дә алыштырылмый торган “әни”, “әти”,”әби”, “бабай” сүзләрен башлап туган телдә әйтәбез. Туган җирнең, туган илнең якынлыгын, Ватанның газизлеген без туган тел ярдәмендә тойганбыз. Шагыйрьләребезнең матур-матур шигырьләрен ятлап, әле дә илһам, рухи көч алабыз. Һәр халыкның туган теле – аның мәдәнияте, тарихи көзгесе. Шуңа да телебез сафлыгы, матурлыгы, аһәңлелеге өчен барыбызга да җаваплылык тоеп, киләчәк буынга ана телебезнең гүзәллеген, камиллеген аңлатып, төшендереп калдыру өчен бердәм эшләргә кирәк.
Туган телгә хөрмәт һәм аны белергә теләү балачактан ук тәрбияләнә. Гаиләнең, ата-ана һәм мәктәп укытучыларының роле зур, чөнки балаларның һәм яшүсмерләрнең сөйләм культурасы көндәлек аралашудан барлыкка килә. Дәүләтнең күптеллелекне булдыру һәм аңа ярдәм итү буенча максатчан адымнары, законнар чыгарып җайга салуы, җәмәгатьчелекнең бу өлкәдәге эшчәнлеге аеруча мөһим. Нәкъ менә шуңа күрә без Татарстаныбызда, Актанышыбызда рухи-әхлакый тәрбия, этномәдәни үзенчәлекләрне саклау, милли телләрне һәм әдәбиятләрне үстерү, үзара һәм милләтара аралашу өлкәсен киңәйтү, барлык халыкларның да гореф-гадәтләренә һәм традицияләренә ихтирамлы мөнәсәбәт булдыру мәсьәләләренә зур әһәмият бирәбез.
Соңгы елларда яшәешебездә бара торган үзгәрешләрнең берсе - туган телгә, халыкның милли мәдәниятенә, рухи дөньясына, милли үзаң дәрәҗәсенә игътибар көчәю. Бүгенге көндә үсеп килүче яшь буынны халкыбызның традицияләре үрнәгендә тәрбияләү - мөһим бурычларның берсе. Балага милли гореф-гадәтләр, милли традицияләр никадәр иртәрәк бирелсә, ул шәхес буларак шулкадәр көчле, телен, илен, милләтен сөя белүче булып үсәчәк.
Беркемгә дә сер түгел, шәһәрләшкән шартларда үскән балаларның күбесе, гаиләдә ана теленә дөрес мөнәсәбәт булмау сәбәпле, үз туган телен икенче тел буларак өйрәнә башларга мәҗбүр. Туган телен яхшы белмәгән бала, һичшиксез, балалар бакчасында үз телен өйрәнә башларга яки белгән кадәресен камилләштерергә тиешледер, чөнки баланы табигать биргән бөек хәзинәдән - үзенең ана теленнән мәхрүм итәргә ярамый. Үз телен бөтенләй белмәгән буын туган теленең киләчәген куркыныч астына куя. Туган телеңне белмәү - бу зур фаҗига.
Хөрмәтле әти-әниләр, әби-бабайлар! Игътибарны иң элек үзебезгә юнәлдерик. Балаларыбыз алдында без сөйләшү әдәбе, сөйләм холкының үрнәге булып торабыз. Кечкенәдән балага яхшы сыйфатлы, тулы тел үсешен бирү бик мөһим, чөнки бу чорда ул шәхес буларак формалаша башлый, интеллекты үсә, тел үзләштерүгә сизгерлеге уяна. Бала икетелле мохиткә күпме иртәрәк керә, ике телне дә шулкадәр тизрәк һәм уңышлы үзләштерә. Әгәр дә гаиләдә татар һәм рус телләре кулланыла икән, һичшиксез, бала белән ике телдә дә сөйләшергә кирәк. Олыларга бу очракта телләрне катыштырырга ярамый, мәсәлән, татар телендә әйтеләсе җөмләгә рус сүзләрен кыстырырга һәм киресенчә. Шулай эшләмәсәң, бала телнең катнаш вариантын үзләштерәчәк. Дөрес сөйләм үрнәге булмаса, балага бик авыр булачак. Катнаш гаиләдәге әти-әниләргә баласына һәрберсе үз телендә мөрәҗәгать итәргә киңәш итәм. Мондый очракта бала ике телне дә менә дигән итеп аңлаячак, беркайчан да бутамыйча, татар һәм рус телендә җиңел аралашачак.
Хөрмәтле милләттәшләр! Туган телебезне – татар телен хөрмәт итик, яратыйк, башка телләрне дә камил өйрәнеп, алган белемнәребезне халыклар дуслыгы һәм бердәмлеге өчен хәзинә булак дөрес кулланыйк. Бәйрәм белән сезне!