ТУГАН ТЕЛ КӨНЕНДӘ УЗГАН СПАРТАКИАДА ТАТАР ХАЛКЫНЫҢ ГИМНЫНА ӘВЕРЕЛГӘН "ТУГАН ТЕЛ" БЕЛӘН ТӘМАМЛАНДЫ (+ВИДЕО)

2021 елның 21 феврале, якшәмбе

       Кышкы спартакиада Актаныш халкы көтеп ала торган спорт чарасы. Көннәрнең салкын торуына карамастан, авыл җирлеге башлыклары спартакиаданы күчермәскә, нәкъ менә бәйрәм яллары вакытында үткәрергә тәкъдим итте. Чөнки күп кенә җирлекләрнең командаларын туган авылдан читтә укучы студентлар тулыландыра. 
        Спарткиада район хакимияте бинасы каршында башланып китте. Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов барлык катнашучыларга уңышлар теләде, спортчыларның сәламәтлеген саклау өчен ашыгыч ярдәм хезмәтенең ярышлар уза торган урыннарда кизү торуын да искәртте.  
         Беренче булып катнаш чаңгы эстафетасы старт алды. “Бүләк” чаңгы трассасында район үзәгендәге мәктәпләр һәм технологик техникум, оешма-предприятие һәм авыл җирлекләреннән ике ир-егет һәм ике хатын-кыздан торган команда эстафетада чаңгыда узышты. Иң оста тимераякта шуучылар “Лачын” боз-спорт сараенда шорт-трек ярышында көчләрен сынады. 
           “Батыр” спорт комплексында гер күтәрү, кул көрәштерү-армреслинг, идәннән этелү кебек бәйгеләрдә җиңүчеләр ачыкланды, ир-егетләр турникта тартылуда, ә хатын-кызлар гәүдәне күтәрүдә беренчелек өчен тырышты. Быелгы спартакиаданың яңалыгы – ярышлар исемлегенә мас-реслинг кебек спорт төренең кертелүе иде.  Анысында да эштә чыныккан авыл көчлеләре сынатмады. 
             Иң кызыклы һәм тамашачылар өчен мавыктыргыч бәйге- аркан тартышу булгандыр.  Районның пәһлеваннары  нефть тармагында эшли булып чыкты, ә авыл җирлекләре арасында Югары Яхшый командасына тиңнәр табылмады. 
              Спартакиада кысаларында алдан ук бадминтон һәм өстәл теннисы, шахмат һәм волейбол ярышлары уздырылды, шул рәвешле һәр аерым төр ярышта җиңеп командалар үзләренә балл туплый торды. Аерым төр бәйгеләрдә җиңүче спортчылар спартакиаданың бүләкләү тантанасында хөрмәтләнде. 
                 Авыл җирлекләре арасында беренче урынны Киров авыл җирлеге командасы яулады. Икенче урында-Иске Байсар, өченче урында Актанышбаш авыл җирлекләре. Район үзәгендәге мәгариф оешмалары арасында Актанышның спорт мәктәбе коллективы- беренче урында, 2 урында Актанышның беренче санлы мәктәбе, 3 урында- технологик техникум мөгаллимнәре. Оешма-предприятиеләрдән пьедесталның иң югары баскычына Татарстанның кече нефть компаниясе командасы күтәрелде. Икенче урында-район хакимиятендә эшләүчеләр, өченче урында- Актанышның икмәк кабул итү оешмасы.
Спартакиаданың бүләкләре дә саллы булды, беренче урын ияләренә 50 мең сумлык, икенче урынга 40 мең сумлык, өченче урынга 30 мең сумлык бүләк сертификатлары тапшырылды.
                21 февраль- Туган тел көнендә үткәрелгән спартакиада Габдулла Тукайның “Туган тел” җырын күмәк башкару белән тәмамланды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International