21 февральдә үткән районкүләм спартакиаданың иң ”кызу” мизгелләре “Батыр” спорт комплексында үтте. Гадәттәгечә, спартакиада ярышларның иң күңелле мизгелләр - аркан тарту белән тәмамланды.
Актанышлылар алар сынатырга күнекмәгән. Бөтен егәрлекләрен эшкә җигеп, җиңү өчен көрәшкән райондашларыбыз моны янә бер кат исбат иттеләр. Терсәккә кадәр җиңнәрен сызганып, аяк киемнәрен салып ташлап, соңгы көчләрен кызганмый тартышты алар. Бер генә команданың да бирешәсе килмәде. Җитәкчеләрнең үз командалары өчен җан атып торулары да җиңүгә омтылыш бирми калмагандыр, билгеле.