Дәүләт Думасы, срогы чыккан бурычны кире кайтару буенча эшчәнлекне тормышка ашырганда, физик затларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау турындагы закон таләпләрен бозган өчен, кредит оешмаларының административ җаваплылыгын көчәйтә торган закон проектын беренче укылышта кабул итте.
Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары, «Бердәм РОССИЯ» фракциясе әгъзасы Әлфия Когогина новеллага болай дип аңлатма бирде: «бүген кабул ителгән закон проекты, барыннан да элек, кешеләрне психологик басымнан һәм аларның дәрәҗәсен һәм абруен түбәнсетүче гамәлләрдән саклауга юнәлдерелгән. Без коллекторларның, намуссыз микрофинанс кредиторларының хокукка каршы гамәлләре өчен җаваплылыкны көчәйтәбез".