КЫШКЫ СПАРТАКИАДА ҮЗ ҖИҢҮЧЕЛӘРЕН АТАДЫ

2021 елның 25 феврале, пәнҗешәмбе

Ватанны саклаучылар көне алдыннан Актанышта үткән кышкы спартакиада көнозын үз җиңүчеләрен барлады. Район хезмәт ияләренең кышкы спартакиадасы нәтиҗәләре исә түбәндәгечә билгеләнде.


Мәгариф учреждениеләре арасында: 1 урын –Актаныш спорт мәктәбе, 2 урын - Актанышның беренче санлы мәктәбе, 3 урын - Актаныш технология техникумы.


Авыл җирлекләре арасында: 1 урын - Киров, 2 урын - Иске Байсар, 3 урын - Актанышбаш авыл җирлеге.
Оешмалар һәм учреждениеләр арасында: 1 урын - МНКТ, 2 урын- хакимият командасы , 3 урын – Актаныш икмәк кабул итү предприятиесе.


Һәр төрдә җиңү яулаган спортсөярләргә дипломнар тапшырылды.


Мәгариф оешмалары, җирлекләр, район үзәгендәге оешма-предприятиеләр арасында барган спартакиадада беренче урынга ия булучы командаларга 50 мең сумлык сертификат тапшырылды. Икенче урынга ия булучы командалар - 40 мең сумлык, өченче урын хуҗалары 30 мең сумлык бүләк сертификатлары белән хөрмәтләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International