ҖӘМИЛӘ АКТАНЫШТА ӨЧЕНЧЕ ТАПКЫР ҖЕНЛӘНӘ: Иске Богады халык театры Фоат Садриевның “Җәмиләнең җенләнүе” спектаклен күрсәтте (+ФОТОРЕПОРТАЖ)

2021 елның 25 феврале, пәнҗешәмбе

            Кышның моңарчы күрелмәгән салкын, җилле көннәре куркытмаган тамашачыны, Иске Богады халык театры коллективы чыгышын карарга килеп, артистларны бер куандырсалар, мең кат көлеп, тормыш мәшәкатьләреннән арынып тордылар. Сәхнәгә дә тормышның мәшәкать-проблемалары менә инде анысы- әмма карап утыручыдан бер метр биеклеккә күтәрелгәч, бу каршылыклар көлкелегә әйләнә, үзебезнең матур яшәешне үзебез үк катлауландырганыбыз күренә. Бүген артистлар максатларына иреште: комедия көлдерде дә, уйландырды да.

            Әсәрдәге вакыйгалар хәзерге заман килене Жәмилә (Алисә Хафизова) белән Миңлебикә атлы каенана (Ландыш Зәкиева) тирәсендә кайный. Артистларның бу образларны аеруча бирелеп уйнавы спектакльнең уңышлы килеп чыгуына нык йогынты ясады. Тамашачыга яхшы таныш, Сабит ролен башкарган Альберт Мөхәммәтдиновны, башка артистлар- Әсфирә Хафизова, Ландыш Сабирова, соңгы елларда гына колективка кушылган Айгиз Миннәхмәтовның уенын да яратып кабул итте залдагылар. Район мәдәният йорты методисты Рәфидә Наҗарова артистларга рәхмәт белдерде, яңа мәдәният йортында тагы да колачлырак иҗат итәргә чакырды.

             Бүген район тамашачысы алдында чыгыш ясаганчы, артистлар авылдашларга Богады мәдәният сараенда бу спектакльне ике (!) тапкыр күрсәттеләр. Икенчесен бәйрәм ялларына кунакка кайткан авылдашларның соравы җуенча махсус куйдылар. Тагын шунысы да бар, клуб яңа, җылы һәм якты булгач, халык мәдәният учагына тартылып тора. Бу тартылу дәвамлы булсын иде. Шулай ук Такталачык авылы халкына да спектакльне уңышлы тәкъдим иттеләр.

               Узган ел халык театры Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлап, Илдар Юзеевның “Гашыйклар тавы” спектаклен сәхнәләштергән иде. Быел комедия жанрын сайлыйлар. Районда узачак театр айлыгында башка халык театрлары да комедияләр тәкъдим итәчәк. Исемнәренә колак ияләнгән инде: иртәгә, мәсәлән, Иске Кормаш театры “Микүләй дәдәйнең бөер ташы”н күрсәтәчәк.

               Ни кызганыч, авыл сәхнәләрендә куярдай, безнең артистларыбыз башкара алырдай пьесаларга һаман кытлык. Югыйсә, “Җәмиләнең җенләнүе” кебек әсәрне өченче ел рәттән репертуарга алмаслар иде халык театрлары. Республикада озак еллар дәвамында “Яңа татар пьесасы» бәйгесе оештырылуга карамастан, яхшы әсәрләр авыл районнарына, китапханәләргә килеп җитә алмый. Бәлки, үзебезнең иҗатчылар, Актаныш каләм ияләре арасында “Иң яхшы сәхнә әсәре” язучыга бәйге игълан итәргәдер? Татар әдәбияты өчен яңа драматурглар, яңа сәхнә әсәрләре, яңа исемнәр әзерләү өчен менә дигән мөмкинлек ич бу!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International