«РТПЦ РТ» Россия телевидение һәм радиотапшырулар челтәре филиалы хәбәр иткәнчә, 21 февральдән 15 мартка кадәр вакыт интервалында 12:02 - 13:05 сәгатьләрдә, Татарстан Республикасы территориясендә Кояш интерференциясе (җир станцияләренең спутник кабул итү бүлмәләренең антенналарына кояш йогынтысы) белән бәйле рәвештә, цифрлы эфир телевизион тапшырулар челтәре (ЦЭТВ) эшенең кыска вакытлы начараюы ихтимал.