Актаныш халык театры нигезендә оештырылган Актаныш муниципаль драма һәм комедия театры 2020 елда тамашачыны “Өйләнәм! Бетте, китте” комедиясе белән таң калдырган булса, быел алар район сәхнәсенә Равил Сабырның “Син генә җитмәгән идең” комедиясен алып менде... һәм тагын халыкны шаккаттырды. Моны күрергә кирәк иде,замандашлар! Казанның сәхнә артистларыннан ким уйнамаган үзебезнең райондашларыбызның осталыгына карап, тел шартлатып утырды тамашачы. Афәрин, Актаныш муниципаль драма һәм комедия театры коллективы!
.jpg)
Бүген, шимбә көн булуга карамастан, Актанышта җанлылык иртәннән үк сизелеп торды. "Бүләк" чаңгы трассасы янында машиналарның күп булуы да бу шимбәнең күпләр өчен ял көне түгеллегенә ишарә ясагандыр, мөгаен.
.jpg)
Бүген Киров авылы халык театры Актаныш тамашачысына танылган прозаик Тимергали Әбделгалим улы Килмөхәммәтовның "Җанкисәк" әсәре буенча әзерләнгән спектакль алып килде. Кировлыларның әлеге драмасын райондашларыбыз тансык күчтәнәч итеп кабул итте. Сагынылган Киров халык театры - бу кичтә залда бер генә буш урын да юк иде. Пәрдә ачылганчы тамашачы драманың ниндирәк булачагын юрап утырды. Шунысы бәхәссез - халык кировлылардан бу юлы да могҗиза көтте. Көтте һәм ялгышмады....
.jpg)
Актаныш район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Лиана Сираева рәислегендә торак һәм коммуналь хезмәтләрне үз вакытында сыйфатлы күрсәтү, торак хуҗаларыннан күрсәтелгән айлык хезмәтләр өчен түләүләрне җыю буенча чираттагы утырыш узды.
Коммуналь түләүләрне җыю 96 процент тәшкил итә, бурыч күләме 14,5 миллион сум.
11 март көнне Иске Сәфәр халык театры Башкортстанның халык язучысы Таңчулпан Гарипованың “Китмәгез, торналар!" драмасын Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният йорты сәхнәсенә күтәрде. 55 елдан артык тарихка ия Иске Сәфәр халык театрын Актаныш тамашачысы сагынган - спектакльнең зур аншлаг белән үтүе моңа ачык дәлил. Тамашаның сәхнәләштерүче-режиссеры – Татарстанның атказанган артисты Нур Хөсәенов.
.jpg)
Бүген "Алга" хуҗалыгында авыл хуҗалыгы берләшмәләре җитәкчеләре катнашында семинар-киңәшмә узды (+ВИДЕО)
Актаныш районы хуҗалыкларын карау дәвам итә. Бүген күрсәтмә имтиханны “Алга” җәмгыяте тотты. Район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Габдулхаев рәислегендә үткән чарада район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Нәфис Сәлимгәрәев, хуҗалык башлыклары, белгечләре катнашты. “Алга” хуҗалыгының Әгъбәс бүлекчәсендә башланып киткән караулар машина-трактор паркын, амбар алды территориясен, остаханәне, фермаларның торышы белән танышуга барып тоташты.
.jpg)
Федераль салым хезмәте «Җәмәгать туклануы» тармак проектын гамәлгә ашыруга кереште. Проект контроль-касса техникасын кулланып теркәлә торган керемне арттыруга һәм җәмәгать туклануы предприятиеләрен күләгә секторыннан чыгаруга юнәлдерелгән. Проект кысаларында җәмәгать туклануы хезмәтләре күрсәтү өлкәсендә табышны яшереп калуга китерә торган сәбәпләр ачыкланачак һәм әлеге өлкәне үстерү өчен механизмнар эшләнәчәк.
Чек сорагыз! Чекны тикшерегез!
Төбәк дәүләт хезмәтләрен алганда килеп туган сораулар белән бәйле рәвештә, Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе түбәндәге мәгълүматны җиткерә.
Россия Федерациясе Конституциясенең 57 статьясы нигезендә, һәркем законлы рәвештә билгеләнгән салымнар һәм җыемнар түләргә тиеш. Салымнар дәүләтнең яшәве өчен кирәкле шарт булып тора. Нәкъ менә салымнар дәүләт һәм муниципаль берәмлекләрнең төп керем чыганагы. Салым түләүләренең күпчелеге бюджет финанславы рәвешендә җәмгыятькә кире кайтарыла, шул исәптән социаль түләүләр рәвешендә дә.