ЯҢАЛЫКЛАР


16
сентябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Социаль хезмәтләрдән файдалану хокукы булып та аның акчалата эквивалентына өстенлек биргән гражданнар 1 октябрьгә кадәр  күпфункцияле үзәккә яисә Пенсия фондының территориаль органнарына алдан язылып куеп, яки Пенсия фонды сайтындагы шәхси кабинет аша мөрәҗәгать итеп, социаль пакеттан файдалану хокукын кире кайтара алалар

Соңгы 1 ай эчендә генә районда 5 янгын чыгу очрагы теркәлде. 

12 август көнне Яңа Кормаш авылында 48 кв.метрда гараж, сарай, мунчага ут каба. Янгын сүндерүчеләр өйне саклап кала алдылар.  Янгынның сәбәбе - электр үткәргечләрендә кыска ялганыш.гын хәбәрчеләре куелган.


15
сентябрь, 2021 ел
чәршәмбе

Алдагы сайлаулар – илебез өчен, якын киләчәктә аның үсешен билгеләячәк иң мөһим вакыйгаларның берсе. Сайлауларда катнашу - һәрберебезнең гражданлык бурычы, үз илебезгә карата эчкерсез хисләребез чагылышы, аның киләчәген кайгырту ул.

Мошенниклар көннән-көн активлаша. Аеруча телефон аша еш “кармак сала” алар. Сәер шалтыратулар белән һәркемнең очрашканы бардыр. Соңгы арада банклар гына кулланган телефон номерлары аша да хәбәргә чыгып шактый кешенең финанс хәлен “хәл итә” алар.
Мисаллар өчен ерак йөрисе юк. Бер ай эчендә генә 3 райондашыбыз аларның “кармагына эләккән”. Әлеге хаталарны кабатламагыз! Уяу булыгыз!
 

Бүгенге көндә районда 124 кеше ОРВИ һәм 89 кеше пневмония белән авырый. 9 кеше Минзәлә шәһәре, 19 кеше Яр Чаллы инфекцион госпитальдә дәвалана (28 кеше). Ел башыннан 328 райондашыбыз инфекцион госпитальләрдә ятып кайтты.

Соңгы атнада 103 кеше авырды, 11е - инфекцион госпитальләргә җибәрелде, 123 кеше дәваланды.

2021 елның  8 аенда 101 райондашыбыз Covid-19 коронавирус инфекциясе белән авырды. Узган ел әлеге сан 13 не генә тәшкил иткән. Ел башыннан әлеге авыру аркасында 15 райондашыбыз бакыйлыкка күчте.

Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз! Сәламәт булыгыз!

Сентябрьның 2 атнасында Россия эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлегендә 158 хәбәр теркләлгән. 7 җинаять эше кузгатылган.

Актаныш районында эшмәкәрләр һәм кулланучылар үз хокукларын яклау өлкәсендә белемнәрен камилләштерделәр. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы белгечләре анда чаралар комплексы үткәрде, аларның максаты - районда яшәүчеләргә кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнарны ачыкларга ярдәм итү, аларның хокукый белемен арттыру. Шәһәрнең сәүдә объектларында кулланучылар һәм кибет сатучылары белән консультация эшләре алып барылды. «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы РФ Законының төп маддәләре аңлатылды. Белгечләр тарафыннан кулланучылар базары өлкәсендәге сорауларга квалификацияле җаваплар бирелде, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан эшләнгән кулланучылар өчен мәгълүмат белешмәлекләре таратылды.

Консультация - Татарстан Республикасы территориясендә метеорология күренешләренең интенсивлыгы турында кисәтү

Хөрмәтле гражданнар! Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча түбәндәгеләр керде:

Консультация - метеорология күренешләренең интенсивлыгы турында кисәтү

18 сәгатьтән. 15 сентябрьдән 18 сәгатькә кадәр. 2021 елның 16 сентябрендә.

Төнлә һәм көндез 2021 елның 16 сентябрендә Татарстан Республикасы буенча урыны белән көчле төньяк-көнбатыштан көчле җил көтелә.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә:

Җил көчәйгәндә:

1. Биналардан чыгуны чикләргә. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.

2. Әгәр көчле җил сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яисә биналарның подъездларында яшеренергә киңәш итәбез. Көчле җилдән йортларның стеналары янында качып торырга кирәкми, чөнки түбәдән шиферның һәм башка түбә ябу материалларның төшүе мөмкин. Бу шулай ук җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да кагыла.

3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк.

4. Зур агачлар янында булырга, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый - җил өзгән ботаклар зур куркыныч тудыра. 

5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.

6. Өске катларның тәрәзәләреннән төшкән ватык пыялалар, шулай ук түбә элементлары куркыныч тудыра. Төзелеп килүче яки ремонтлана торган биналар янында мондый куркыныч арта.

7. Йортларның барлык тәрәзәләрен дә тыгыз итеп ябарга, балконнардан тышка коелырга мөмкин булган предметларны алып куярга кирәк.

8. Торак яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.

Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "Ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.


14
сентябрь, 2021 ел
сишәмбе

Киров авылында "Безнең ишегалды" программасы нигезендә күпфатирлы йортларның ишегаллары төзекләндерелә. Тиздән биредә яңа балалар мәйданчыгы, спорт мәйданчыгы сафка басачак.

ТР Премьер-министры урынбасары – ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов бүген эшлекле сәфәр белән Актанышта булды. Иң әүвәл, Киров авылындагы Актаныш сөт комбинатының эшчәнлеге белән танышты ул.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International