Без барыбыз да Дәүләт Думасына халык ихтыярын үтәргә һәм аның ышанычын акларга, тотрыклылык, үсеш һәм милли татулыкны тәэмин итәргә сәләтле, Татарстан мәнфәгатьләрен яклауда бердәм булырга әзер лаеклы, компетентлы, энергияле һәм намуслы кешеләр килүен телибез. Һәр сайлаучының тавыш бирүдә катнашу аша сайлау нәтиҗәләренә йогынты ясау мөмкинлеге бар. Сайлау участокларына сайлау хокукына ия булган мөмкин кадәр күбрәк райондашларыбызны чакырып калам.
Ихтирам белән, Энгель Фәттахов,
Актаныш муниципаль район башлыгы