1 ай эчендә 3 райондашыбыз 500 мең акчасын югалткан

2021 елның 15 сентябре, чәршәмбе

Мошенниклар көннән-көн активлаша. Аеруча телефон аша еш “кармак сала” алар. Сәер шалтыратулар белән һәркемнең очрашканы бардыр. Соңгы арада банклар гына кулланган телефон номерлары аша да хәбәргә чыгып шактый кешенең финанс хәлен “хәл итә” алар.
Мисаллар өчен ерак йөрисе юк. Бер ай эчендә генә 3 райондашыбыз аларның “кармагына эләккән”. Әлеге хаталарны кабатламагыз! Уяу булыгыз!

17 август көнне билгесез зат Актаныш авылында яшәүче 1958 нче елгы ханымның телефонына шалтыратып, үзен Татарстанда билгеле булган бер банкның куркынычсызлык хезмәткәре дип таныштыра һәм әлеге ханым исеменә чит кешенең кредит алуын һәм әлеге кредитны ябу өчен, ханымга яңа кредит алырга кирәк дип хәбәр итә. Ханым ризалаша һәм телефонына килгән кодларны жинаятьчегә әйтеп 172 568 сумга кредит ала. Әлеге акчаны банкка барып җинаятьче әйткән телефон номерлары аша картасына сала.

30 август көнне билгесез зат Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче ир – атка телефоннан шалтратып очсыз бәядэн КамАЗ автомобиленә шина сатам дип тәкъдим ясый. Әлеге ир- ат ризалаша һәм 90 000 сум акчасын җинаятьченең картасына сала.

10 сентябрь көнне билегесез зат Актаныш авылында яшәүче ханымга шалтратып кредитын ябырга ярдәм итәргә вәгъдә биреп, банк картасыннан 120 000 сум акчасын үзләштерә.

Җинаятьчеләрне бүгенге көндә эзлиләр. Әмма күп очракта әлеге "билгесез зат"ларның эзләренә төшәлмиләр. Кемдер бар булган акчасын югалта, кемдер булмаганына өстәп билгесезлеккә киткән кредитны түләп яши. Сак булыгыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International